Койпер билбавы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Койпер билбавы (кайчакта Э́джворт — Койпер билбавы дип атала) — Кояш системасының Нептун орбитасыннан (Кояштан 30 а.б.) Кояштан 55 а.б. аралыгына кадәр җәелә торган өлкәсе.
Койпер билбавының астероидлар билбавына охшашлыгына карамастан, Койпер билбавы астероидлар билбавыннан 20 тапкыр киңрәк һәм 20-200 тапкыр авыррак була, ләкин астероидлар билбавы кебек кече җисемнәрдән тора, алар Кояш системасы формалашканнан соң, калганнар.
Тау токымнарыннан һәм металллардан торган астероидлар билбавыннан аермалы буларак Койпер билбавы оча торган матдәләрдән (су, аммиак, һәм метаннан) тора.
Бу Галәмнең якын өлкәсендә 4 кәрлә планета: Плутон, Хаумеа, Макемаке һәм Эрида урнашкан. Шулай ук Нептунның иярчене Тритон һәм Сатурнның иярчене Феба шул өлкәдә хасил булганнар дип санала.
Койпер билбавы 1992 елда ачылганнан соң, анда 70 000 объект табылган, ләкин 100 км артык диаметры белән объект әлегә табылмаган.
Койпер поясы - динамик тотрыклы өлкә, ә кыска периодлы кометалар (орбиталь периодлары 200 елдан азрак) чәчелгән дискта барлыкка киләләр.
Плутон - Койпер билбавының иң зур билгеле объекты - кәрлә планета. Плутонсыман 4 кәрлә планета "плутоидлар" дип йөртелә.