From Wikipedia, the free encyclopedia
Чәчелгән диск — чәчелгән (сирәк утыртылган) күбесенчә боз кече җисемнәре белән тулган Кояш системасының ерактагы өлкәсе. Бу җисемнәр чәчелгән дискның объектлары дип йөртелә (инглизчә SDO, scattered disc object); алар Транснептун объектлары (ТНО) гаиләлегенең бер өлеше булалар.
Чәчелгән дискның эчке өлкәсе Койпер билбавы белән өлешчә киселешә, ләкин дискның тышкы чиге Кояштан шактый еракрак һәм эклиптика яссылыгыннан шактый өстәрәк һәм астарак җәелә.
Чәчелгән дискның барлыкка килүе хакында әлегә бердәм теория юк, ләкин күпчелек астрономнар фикеренчә тышкы планеталар, беренче чиратта Нептун гравитацион кыры тәэсирендә Койпер билбавының объектлары чәчелгән булган һәм орбиталарының зуррак авышуын һәм эксцентриситетларын алганнар.
Койпер билбавы 30-44 а.б. ераклыгында урнашкан чагыштырмача түгәрәк һәм яссы "клиндер" гә охшаш, ә чәчелгән диск тотрыксыз мохит, аның объектлары (Эрида кебек) вертикаль буйлап та горизонталь буенча кебек сәяхәт итә алалар, киләчәктә Кояш системасының үзәгеннән Оорт болытына даими чыгарып ташланалар.
Даими исем |
Шартлы исем |
Йолдызның абсолют зурлыгы | Альбедо | Экватори- аль диаметр (км) |
Орбитаның зур ярым-күчәре (а.б.) |
Ачылу датасы | Ачылучы | Диаметрны үлчәү ысулы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Эрида | 2003 UB313 | −1,12 | 0,86 ± 0,07 | 2400 ± 100 | 67,7 | 2003 | Майкл Браун, Чедвиг Трухильо, Дэвид Рабиновиц | туры[1] |
Седна | 2003 VB12 | 1,6 | 1180—1800 | 525,606 | 2003 | Майкл Браун, Чедвиг Трухильо, Дэвид Рабиновиц | ||
2004 XR190 | 4,5 | 500—1000 | 57,5 | 2004 | L. Allen | |||
15874 | 1996 TL66 | 5,4 | 0,10? | ~630 | 82,9 | 1996 | D. Jewitt, Джейн Лу, J. Chen | термаль |
48639 | 1995 TL8 | 5,28 и 7,0 (икеләтә объект) | 0,09 | ~350 и ~160 | 52,2 | 1995 | Spacewatch (A. Gleason) | фараз ителгән альбедо |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.