![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/aa/Astronomical_unit.png/640px-Astronomical_unit.png&w=640&q=50)
Астрономик берәмлек
астрономиядә Җирдән Кояшка кадәр уртача аралыкка тигез ераклыкны үлчәү берәмлеге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Астрономик берәмлек (татарча билге: а.б., халыкара: au) — Җирдән Кояшка кадәр уртача аралыкка тигез астрономиядә ераклыкны үлчәү берәмлеге.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/a/aa/Astronomical_unit.png/640px-Astronomical_unit.png)
Яктылык ул аралыкны 500 секунд (8 мин. 20 сек.) дәвамында үтә, билгеләмә буенча а.б. = 149 597 870 700 метрга тигез. 2012 елда Пекинда бу берәмлек СИ системасына бәйләнгән.
Халыкара системада бу берәмлек «a. u.» яки «AU» дип билгеләнә.