Халыкара берәмлекләр системасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
СИ (SI, фр. Le Système International d'Unités), (Халыкара Система) — Халыкара берәмлекләр системасы, метрик системаның хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, фән һәм техника өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, электродинамика буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында Гаусс берәмлекләр системасы кулланыла. Хосусый очракта, СИда көчәнеш (В/м) һәм күчеш (Кл/м² (L−2TI)) төрле үлчәмнәргә ия; физик мәгънәсе булмаган вакуумның диэлектрик үткәрүчәнлеге барлыкка килә. Хәзерге вакытта СИ күпчелек дөнья илләрендә төп берәмлекләр системасы буларак кабул ителгән һәм хәтта көнкүрештә традицион берәмлекләр кулланыла торган илләрдә дә техника өлкәсендә гел диярлек кулланыла. Мондый күп булмаган илләрдә (мәсәлән, АКШында) традицион үлчәү берәмлекләрнең билгеләмәләре үзгәртелгән булган.
Халыкара берәмлекләр системасы | |
Кыскача исем | SI һәм СИ |
---|---|
Нәрсә нигезендә эшләнгән | система единиц МКС[d] |
Халыкара берәмлекләр системасы Викиҗыентыкта |