Карст , шулай ук карст күренеше (алман. Karst — Балкан ярымутравындагы Карст платосы атамасы буенча ) — табигый суларның тау токымнарын эретеп, үзенчәлекле рельеф формаларын һәм комплексларын хасил итүе. Карст күренеше суда җиңел эри торган тау токымнары — известьташлар , доломитлар , гипслар , таштозлар, мәрмәр җир өстенә якын урнашкан урыннарда очрый. Дөньяда известьташлы иң зур карст — Nullarbor Plain (Австралия ). Словения карст упкыннары куркынычы буенча беренче урында, АКШ икенче урында[1] .
Карст платосы (Шкоцьян, Словения )
Пуэрто-Принсеса карст елгасы (Филипин )
Пуэрто-Принсеса карст елгасы мәгарәсенә керү юлы
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Карст (мәгънәләр) битенә күчегез.
Карст үзенчәлекле гидрографиягә ия: җир асты суларының хәрәкәте бары тик карстлы урыннарда гына мөмкин, моңа җир асты күлләре , җир астында югалучы елгалар , коры үзәннәр , капчыксыман үзәннәр мисал булып тора.
тискәре формалар:
бүрәнкәсыман чокыр
понор — бүрәнкә төбендәге табигый тишек
казанлык
полье
табигый кое
мәгарә
бушлык
тарлык
уңай формалар:
моготе — калдык (төпчек ) тау
мозор
Карст суы (рус. карстовая вода ) — тау токымнары эрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярык, бушлыкларны тутыручы җир асты суы .
Карст бүрәнкәсе (рус. карстовая воронка ) – рельеф формасы, бүрәнкәгә охшаган йомык чокыр. Урта киңлекләрдә еш очрый. Диаметры берничә метрдан берничә дистә метрга җитә. Төбендә понор (табигый тишек ) урнашкан була.
Карст упкыны (рус. карстовая пропасть ) — вертикаль юнәлештәге карст бушлыклары системасы. Авыш яки горизонталь үткелләр белән чиратлаша. Кагыйдә буларак, карст шахтасыннан башлана. Дөньяда иң тирән карст упкыны — Пиреней тауларында (Франция белән Испания чигендә ) урнашкан Пьер-Сен-Мартен (рус.) татар. (1 350 м).
Карст елгасы (рус. карстовая река ) — карст чыганагыннан башланган яки карст мәгарәсе эченнән агучы елга .
Карст күле (рус. карстовое озеро ) — карст чокыры, бүрәнкәсе, мәгарәсе, казанлыгы су белән тулу юлы белән барлыкка килгән күл . Карст күлләренә Онега , Ак күлне, Архангел , Түбән Новгород (Түбән Новгород ) өлкәләре арасындагы күлләр, Урта Азиянең кайбер күлләрен, Балкан ярымутравындагы күлләрне кертәләр.
Карст коесы (рус. карстовый колодец ) — йомык карст чокыры. Төзек булмаган цилиндр рәвешендә була. Тирәнлеге 20-60 м, аркылыга 10 м га кадәр җитә ала.
Большая российская энциклопедия. Т. 13. М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-344-6