Ростов өлкәсе үзәге (Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Дондагы Ростов, Тындагы Растуф, Ростов-на-Дону (рус. Ростов-на-Дону) — Россиянең Европа өлешенең көньякта урнашкан шәһәр, Ростов өлкәсе һәм Көньяк федераль округы үзәге. 1749 елда нигез салына.
Ростов-на-Дону | |
рус. Ростов-на-Дону | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1749 |
---|---|
Рәсми исем | Ростов-на-Дону |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ростов өлкәсе, Южный федеральный округ[d], Муниципальное образование «город Ростов-на-Дону»[d][1], Донская Советская Республика[d], Азак-Кара диңгез крае[d], Төньяк Кавказ крае[d], Донской округ[d] һәм Расту бүлгесе[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Ростов өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын |
Хөкүмәт башлыгы | Неярохина, Зинаида Васильевна[d] |
Халык саны | 1 135 968 (1 гыйнвар 2023) |
Административ бүленеше | Ленинский район[d], Ворошиловский район[d], Железнодорожный район[d], Кировский район[d], Октябрьский район[d], Первомайский район[d], Пролетарский район[d] һәм Советский район[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 70 метр |
Кардәш шәһәр | Дортмунд[2][3], Гера[4][2], Волос[d][2], Glazgo[2][5][6], Ле-Ман[2], Мобил[2], Плевен[d][2][7], Чхонджу[d][2], Ереван, Анталия[2], Донецк[2], Җаек, Луганск[2], Гомель, Севилья һәм Полис[d][8] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 348,5 км²[9] |
Почта индексы | 344000–344999 |
Рәсми веб-сайт | rostov-gorod.ru(рус.)(ингл.) |
Тематик география | География Ростова-на-Дону[d] |
Феноменның икътисады | экономика Ростова-на-Дону[d] |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | Ростов н/Д. |
Җирле телефон коды | 863 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Ростов-на-Дону Викиҗыентыкта |
Шәһәрдә порт, тимер юл төене. Халык исәбе 1 115 000 кеше (2015). Машина төзелеше (авыл хуҗалыгы машиналары — «Ростсельмаш» һ.б., станоклар ясау), авиация, электротехника, радиоэлектроника, химия, җиңел (тире, күн-аяк киеме һ.б.), азык тәмлеткеч, агач эшкәртү сәнәгате.
Ростов Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Тын елгасының уң ярында, Азак диңгезенннән 60 километр ераклыкта, Мәскәүдән 1226 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Ростов-на-Донудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Донецк ~ 218 км
Харковь ~ 489 км Сумы ~ 678 км |
Луганск ~ 202 км | Волгоград ~ 479 км
Сарытау ~ 872 км |
|||||||
Мариуполь ~ 191 км | Әлиста ~ 455 км
Әстерхан ~ 773 км |
||||||||
Таганрог ~ 72 км
Симферополь ~ 641 км Евпатория ~ 692 км Севастополь ~ 714 км |
Краснодар ~ 258 км | Ставрополь ~ 331 км
Пятигорск ~ 509 км Владикавказ ~ 691 км |
|||||||
Шәһәр климаты уртача контненталь, далалы. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +9,9 °C, Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с, Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%. Явым-төшемнәр саны — 650 мм.
Кыш йомшак һәм аз карлы; гыйнварның температурасы -2,9 °C, әпсәлүт минимумы шул ук айда күзәтелгән һәм ул −31,9 °C тәшкил иткән (1940).
Җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы, кояшлы һава өстенлек итә, июльнең урта температурасы — +23,3 °C, әпсәлүт максимумы 2010 елның августында күзәтелгән һәм ул +40,4 °C тәшкил иткән.
Ростов-на-Дону климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 15,0 | 19,8 | 26,0 | 33,6 | 35,6 | 38,4 | 39,6 | 40,1 | 38,1 | 31,0 | 25,0 | 18,5 | 40,1 |
Уртача максимум, °C | −0,1 | 0,7 | 6,9 | 16,1 | 22,3 | 26,6 | 29,2 | 28,8 | 22,6 | 15,0 | 11,3 | 1,2 | 14,6 |
Уртача температура, °C | −2,9 | −3,1 | 2,2 | 10,6 | 16,8 | 20,9 | 23,3 | 22,6 | 16,7 | 10,0 | 2,9 | −1,7 | 9,9 |
Уртача минимум, °C | −5,3 | −5,6 | −0,9 | 6,1 | 11,4 | 15,8 | 18,0 | 16,9 | 11,8 | 6,2 | 0,3 | −4 | 5,9 |
Абсолют минимум, °C | −31,9 | −30,9 | −28,1 | −10,4 | −4,3 | −0,1 | 7,6 | 2,6 | −4,6 | −10,4 | −25,1 | −28,5 | −31,9 |
Явым-төшем нормасы, мм | 59 | 53 | 51 | 47 | 56 | 70 | 53 | 44 | 49 | 39 | 53 | 69 | 643 |
Рәсми нигезләү датасы 1749 елның 15 декабре булып санала - шул көннне патшбикә Елизавета I фәрманы буенча Темерник тамгаханәсе нигезләнгән. Монна соң монда порт балыкка килә, ә 1761 елда — Изге Димитрий Ростовский хәрби кальгасе төзөлә башлый. Уңайлы географик урыны Ростовның икътисади үсешенә йогынты ясаган. Үзенең 100-еллыгына шәһәрдә 15 мең кеше саналган, ә инде XX гасырда 110 меңнән артык кеше саналган.
Ростовның икътисади үсешенең нигезе сәүдәгәрлек булган. XX гасыр башында Ростовта йөздән артык ширкәт саналган. 1917 елга кадәр Ростов тышкы сәудәдә тауар сату күләме буенча Россиядә өченча урында торган. 1930 еллар азагында халык саны һәм икътисади үсеше буенча шәһәр Советлар Берлегенең ун иң эре калаларына кергән.
Бөек Ватан сугышы вакытында алман гәскәрләре Ростовны ике тапкыр яулап алганнар: 1941 елның көзендә һәм 1942 елның җәендә. Беренче тапкыр алман гәскәрләре шәһәргә 1941 елның 17 ноябрендә кергәннәр; бер атнадан соң, 28 ноябрьдә, маршал С. К. Тимошенко командованиесындагы совет гәскәрләре шәһәрне кире алганнар.
1942 елның 24 июлендә Ростовка вермахтның 17-че гаскәре кергән. Оккупация чорында нацистлар тарафыннан 40 меңнән артык кеше җәзаланган, 53 мең кеше көч белән Алманияга мәҗбүри эшләргә озатылганнар. 1943 елның 14 февралендә Тындагы Ростов алман гаскәрләрннән азат ителгән. Сугыш шәһәр зур зыян китерлгән, 270 завод һәм фабрикалардан алтысы гына сакланып калган.
1987 елдан Ростов — миллионлы шәһәр[10].
1811[11] | 1840[12] | 1856[11] | 1897[13] | 1914[11] | 1926[11] | 1931[11] | 1939[11] | 1959[14] | 1970[15] | 1979[16] | 1989[17] | 2002[18] | 2010[19] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~4 000 | 8 609 | ~12 600 | 119 476 | ~127 300 | ~327 700 | ~425 100 | ~502 900 | 599 542 | 788 827 | 934 095 | 1 019 305 | 1 068 267 | 1 089 261 |
Ростов-на-Дону агломерациясе — Ростов өлкәсе территориясендә урнашкан бер үзәкле шәһәр агломерациясе. Халык саны — якынча 2,2 млн кеше (Көньяк федераль округы халкының ~15% өлеше, Ростов өлкәсе халкының ~50% өлеше). Агломерация составына Ростов-на-Дону, Азак, Аксай, Батайск, Новочеркасск, Новошахтинск, Таганрог шәһәрләре керәләр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.