Википедия:Авторлык хокуклары
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар Википедиясе үсешендә катнашучыларның авторлык хокукларын хөрмәт итү өлкәсендәге гамәлләре түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
Викимедиа фонды билгеләгән Кулланылыш шартлары;
- Creative Commons Attribution-Share Alike License 3.0 (CC-BY-SA-3.0)[1] һәм GNU Free Documentation License (GFDL) [2] лицензияләре;
- Татар Википедиясе сакланган серверлары АКШта урнашуы сәбәпле АКШның гамәлдәге авторлык хокуклары өлкәсендә кануннамәләр[3];
- «якланылу таләбе» (рус. испрашивание охраны) сорала алу ихтималлыгы булган дәүләтнең кануннамәләре[4][5][6][7][8][9].
![]() |
ВП:АХ |
![]() |
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче,![]() ![]() |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
![]() |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу биттәге аңлатмалар бар Викимедиа проектлары өчен нигез принципларының берсенә карата тәртипне билгели. Бу таләпләргә туры килмәгән эчтәлеккә карата кулланма ВП:АХБ, җәмгыятебезнең проект битләрдәге хокук бозуларны төзәтү процедурасы Википедия:Тавыш бирү:Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары битләрендә бирелгән. |
Игътибар: Википедия мәкаләләр тексты һәм кулланган иллюстрацияләре өчен авторлык хокукына Викимедиа Фонды ия түгел. Оешмагыз, мәктәбегез яки ширкәтегезнең кагыйдәләре буенча веб-сәхифәдән эчтәлекне күчерү алдыннан сәхифә хуҗасының рөхсәтен алуны таләп итсәдә, безнең контакт адресларыбызга мәкаләләр һәм рәсемнәрне куллануга рөхсәт алу өчен электрон хатлар юллау мәгънәсез.
Викимедиа Фондына бердән-бер эчтәлек турындагы урынлы һәм тиешле мөрәҗәгать - рөхсәтсез куллану мөмкин булмаган регистрацияләнгән Википедия/Викимедиа эмблемаларына карый.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/a/a5/Telif_inceleme.png)
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге әсәрләрне яклау турындагы Берн конвенциясе килешүләре нигезендә[10], авторлык хокукы (ru) автоматик килеш бар булдырылган әсәрләр өчен гамәлгә керә. Бу авторлык хокукы буенча якланылганын белдерүче билгесе (ru) белән тамгаланмаган әсәрләр дә авторлык хокукы объектлары була алганың аңлата.