Википедия:Авторлык хокукларын бозу
From Wikipedia, the free encyclopedia
Википедияның иң мөһим аспектлары арасына аның тексты (сурәтләр турында аскарак кара) ирекле килеш таратыла, кулланыла һәм башка әсәрләрне тудыру өчен нигез була алуында. Бу максатлар өчен бездәге бар материал Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 Unported License (CC BY-SA) һәм, аерым белдерү урнаштырылмаган чакта, GNU Free Documentation License (GFDL) шартлары астында урнаштырыла.
![]() |
ВП:АХБ |
![]() |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу биттә Викимедиа Фондының барлык проектлары һәм аларның бар тел бүлекләре өчен мәҗбүри булган «Кулланылыш шартларына» һәм «Лицензияләү буенча резолюциясенә» туры килмичә, Википедия:Авторлык хокуклары кагыйдәсен бозучы эчтәлеккә карата идари гамәлләр процедурасы буенча мәгълүмат тупланыла. |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
Бар катнашучылар үзләре булдырган материалларын бу ике лицензия шартлары астында бастыра.
Проектыбыз эчендә шулай ук иҗтимагый милек категориясенә кергән яки алда тасвирланган хокуки лицензия таләпләренә туры килгән шартларда дөнья күргән башка материаллар да кулланыла ала.
Викимедиа Фонды Википедия һәм башка Викимедиа проектлары чикләрендә булдырыла торган мәкаләләр тексты һәм аларны сурәтләүдә кулланган рәсем һәм башка мультимедиа файллары өчен авторлык хокукларына ия булмавы аркасында, бар эчтәлекнең бу өлкәсендәге политикабыз таләпләренә туры килүе, аларның авторларының тиешлечә билгеләнүе мәҗбүри.
Иҗтимагый милек категориясенә кермәгән яки проектыбызның хокуки нигезләренә туры килмәгән материаларны копиялау исә (Википедияның намуслы куллану шартлары һәм бәйле кулланмасы нигезендә рөхсәт ителгән кыска өзекләрдән тыш) авторлык хокукларын бозу булуы ихтимал. Җөмләләр төзелешендә һәм иҗади формулировкаларда зур лингвистик охшашлык күзәтелгән чакта хәттә кайбер үзгәртүләр кертеп копияланган текст да авторлык хокукларын бозу дип бәяләнә ала. Хокуки телдә бу якын перефраз дип билгеле, нәтиҗәдә плагиат турында дәгъвалар туа алуы ихтимал. Авторлык хокукларын бозу Википедия материалларының таратылуы мөмкинлегенә генә зыян китерү белән чикләнми, шулай ук хокуки проблемалар тудыра алуы аркасында, бу мәсьәләгә югары әһәмият бирелергә тиеш.
Сурәтләр һәм башка медиафайллар өчен таләпләр бераз аерыла — алар очрагында кабул ителерлек лицензияләр саны күбрәк. Әммә, кыскача әйткәндә, кабул ителерлек ирекле лицензиясе буенча бастырылмаган һәм ирекле булмаган контент критерийларына туры килмәгән эчтәлек кабул ителмәслек дип саналырга тиеш.
Тышкы авторлык хокукларын бозучы материалларга да гиперсылтамалар урнаштырылмавы хәерле.