Ассириялеләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Борынгы ассириялеләр белән бутамаска
Ассириялеләр | |
Үз аталышы |
атурая, сурая, сурьян |
---|---|
гомуми сан |
1 230 000 |
яшәү җире | |
Теле |
ассирия |
Дине | |
Кардәш халыклары: |
самиләр |
![]() |
Ассириялеләр (әссүриялеләр, сириялеләр, айсорлар, үзатамалары атурая, сурая (көнчыгыш ассириялеләр), сурьян (көнбатыш ассириялеләр) — Якын Көнчыгыштагы милли бергәлек. Көнчыгыш ассириялеләргә (Иранда, Төньяк Гыйракта, Төньяк Төркиядә, элекке ССРБда яшәүчеләр) һәм көнбатыш ассириялеләргә (Сүриядә, Көньяк Төркиядә яшәүчеләр) бүленәләр. Иранда, Гыйракта, Төркиядә, Сүриядә яшиләр. Шулай ук Ливанда, Фәлистыйнда, Исраилдә, Күвәйттә, Гөрҗистанда, Әрмәнстанда, Азәрбайҗанда, РФдә (Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Краснодар краенда, Ростов өлкәсендә, Ставрополь краенда), АКШта, Бөекбританиядә, Швециядә, Франциядә һ.б. илләрдә яшиләр. Гомуми саннары ~450 мең — 3 млн кеше. Ассириялеләр яңа арамей теленең көнбатыш, үзәк (көнбатыш ассириялеләр), көнчыгыш (көнчыгыш ассириялеләр) төркемнәрендә сөйләшә. Әдәби ассирия теле (яки яңа сирия теле) урмия теле нигезендә, язма тел сүрия язуы нигезендә барлыкка килгән. Ассириялеләр шулай ук үзләре яшәгән илләрнең төп телләрендә иркен аралаша. Дин тотучы көнчыгыш ассириялеләр Көнчыгышның ассирия чиркәвенә, көнбатыш ассириялеләр Сирия православие чиркәвенә карый, ике төркемнең дә дини уния тармаклары бар: көнчыгыш ассириялеләрнең 1550 елдан Халдей католик чиркәве тарафдарлары булган халдейлар (кялданая) тармагы, көнбатыш ассириялеләрнең XVIII гасырда сиро-католиклар тармагы барлыкка килгән, XIX гасырда ассириялеләр арасында латин йолалы католиклар һәм протестантлар барлыкка килә, РФдә ассириялеләр православие чиркәвенә йөри.