Австралиядә ислам
Австралиядә үсештәге дин / From Wikipedia, the free encyclopedia
Австралиядә ислам (ингл. Islam in Australia, гарәп. الإسلام في أستراليا) – азчылык дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Австралия халкының гомуми саныннан (25 млн кеше, 2022 елга) 476 291 кеше, ягъни 2,2 % ы үзләрен мөселман дип санаган[1]. Шул ук җанисәп мәгълүматларына караганда, ислам христианлыктан (64 %) һәм буддизмнан (2,5 %) соң, тарафдарларының зурлыгы буенча өченче дини төркем булып торган. 2016 елда Австралия статистика бюросы мәгълүматы буенча, ислам христианлыктан соң (52.1 %), икенче урынга чыга (2,6 %), буддизм (2.4 %) өченче урынга төшә [2].
Демографлар Австралиядә ислам җәмгыяте вәкилләре санының тиз үсүен мөселман гаиләләрендә күбрәк бала туу һәм мөһаҗирләр күчеп килү белән бәйләп карый[3][4].
Австралиядәге мөселманнарның күпчелеге сөнни мәзһәбенә карый, анда шулай ук шактый гына шигый, әхмәдия һәм суфи мөселман азчылыклары яши.