From Wikipedia, the free encyclopedia
Әсгать Исхаков (Әсгать Тимергали улы Исхаков, кыт. 艾斯海提·伊斯哈科夫/Àisīhǎití Yīsīhākēfū/Айсһайти Исиһакыфу, 1 декабрь 1921, Дүрбелҗин[d], Шеңҗаң[d], Кытай Республикасы[d] — 7 гыйнвар 1976 (54 яшь), Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы, Кытай) — Кытай милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе, Синьцзянда актив булган Кытай коммунистик сәясәтчесе.
Татар милләтеннән.[1] 1942—1944 елларда Голҗа татар мәктәбендә укыткан. 1944—1949 елларда баш күтәрүчеләрнең баш штабы башлыгы, Көнбатыш Төркистан халык җөмһүрияте халык армисенедә оператив бүлеге башлыгы. 1949 елда Кытай Халык Республикасына Синьцзян кушылганнан соң Кытай Коммунистик партиясенә кушыла. 1950 елдан ШУАР коммунстик фиркасенең ҮК сәркәтибе. Беренче чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы әгъзасы.
1954 елда ул Беренче Милли Халык Конгрессына сайлана. Ул 1956 елның августыннан 1968 елның сентябренә кадәр Синьцзян автономияле хакимияте вице-председателе булып эшли. Айсихаити 1968 елда югалган һәм, мөгаен, 1968 елгы «Мәдәни инкыйлаб» вакытында репрессияләнгән һәм үтерелгән дип уйланыла.[2][3] Соңрак акланган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.