Әнәс Закиров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әнәс Закиров (Әнәс Шакир улы Закиров, 11 ноябрь 1931(1931-11-11) (91 яшь), Мәскәү, СССР) — рәссам, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1971). 1951-1961 елларда ССРБ ХХККнең матбугат бүлеге баш рәссамы, 1961-1990 елларда «Турист» журналы баш рәссамы, 1990 елдан «Лесная Новь» журналында шул ук вазыйфада. 1980-елларда Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек иткән «Б. Урманче» (1983), «Г. Тукай» (1986), «Л. Фәттахов» (1990) һәм башка альбомнарны бизәгән.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Закиров битенә күчегез.