Әлфәрәс (шулай ук Сөррә, гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1]; Андромеда α, Андромеда альфасы, α And) — Андромеда йолдызлыгының иң якты йолдызы. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Thumb
Андромеда йолдызлыгы
Thumb
Әлфәрәс

Физик хасиятләр

Әлфәрәс — +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз. Әлфәрәс A — B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Аның өслегенең температурасы 13000 К тәшкил итә һәм ул Әлфәрәс B йолдыздан якынча 10 тапкыр артыграк яктыны тарата.

Тарих

Йолдызның гарәп исеме «Пегасның кендеге» белдерә. XVII гасырга кадәр бу йолдыз бер үк вакытта Андромеда һәм Пегас йолдызлыкларга кергән, һәм Пегас δ исеме дә йөртелгән. 1928 елдан Халыкара Астрономия Берләшмәсенең катгый карары буенча ул Андромедага керә. Хәзер исә Пегаста δ йолдызы юк.

Әлфәрәс Сагыйд (Пегас β), Мәркәб (Пегас α) һәм Әлҗәнеб (Пегас γ) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.

Искәрмәләр

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.