From Wikipedia, the free encyclopedia
Һади Такташ һәйкәле — Казанда 2017 елда, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл. Казанның Вахитов районында, Кабан арты мәчете артындагы скверда, Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.
Һади Такташ һәйкәле | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Казан һәм Вахитов районы |
Урам | Һади Такташ урамы һәм Марсил Сәлимҗанов урамы |
Булдыручы | Асия Миңнуллина, Балашов, Андрей Владимирович[d] һәм Герман Бакулин |
Кем истәлегенә | Һади Такташ |
Материал төре | бронза[d] һәм таргылташ |
Рәсми ачылу датасы | 30 август 2017 |
1934 елда Татарстан АССР язучылар берлеге оешкач, Һади Такташка һәйкәл ачу тәкъдиме була, язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗми берничә мәртәбә әлеге мәсьәләне күтәрә, ләкин ул тормышка ашмый кала[1][2].
2010 елның декабрендә Такташ һәйкәленең эскиз проектына ачык бәйге игълан ителә.
Мәхмүт Гасыймов (2017, гипс), Садри Ахун ясаган һәйкәл өлгеләре бар[3].
Скульпторлар — РФ атказанган рәссамы, сынчы Андрей Балашов[4] ( Мәскәү) һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык рәссамы Асия Миңнуллина.
Архитекторы — РФ һәм ТР атказанган архитекторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.
2017 елның 30 августында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты[5].
Бу һәйкәл вакытны гәүдәләндерә, ә ул чор бертөрле генә түгел иде. Без бу һәйкәлдә вакытны чагылдырырга теләдек Асия Миңнуллина, һәйкәл авторы |
Шагыйрь, аягүрә бастырып, уң кулына ачык китап тотып, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан итеп ясалган. Кабан арты мәчетенә яны белән борылган. Проектта башта һәйкәлне аслык-күтәрмәгә (постаментка) бастыру каралган булган, соңгы вариантта постамент төшереп калдырылган, берничә баскыч (подиум) гына калган. Шагыйрь сыны артындагы диварларда татар һәм рус телләрендә өзек китерелгән:
Дөнья матур,
шушы дөньяның мин –
ирке чикләнмәгән юлчысы.
ҺАДИ ТАКТАШ
Мир красив,
Я в мире этом путник
И моя свобода безгранична.
ХАДИ ТАКТАШ
Һәйкәлнең эшләнеше, урнаштыру өчен сайлап алынган урыны турында фикерләр бертөрле генә түгел[6]
Һәйкәлне төзү өчен ТР бюджетыннан 6 млн сум тотылган[7]