Җенси якынлык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу мәкалә кешеләрнең һәм, өлешчә, баш мийләре югары үсеш дәрәҗәдә башка имезүчеләрнең җенесара мөнәсәбәтләре дәвамында күзәтелгән җенси мәнфәгатьләре турында. Башка хайваннар өчен Йөгерү (зоология) һәм Җенси үрчү мәкаләләрен карагыз.
Җенси якынлык яки коитус (лат. sexus – җенес) — җенси теләкне канәгәтьләндерүдән ләззәт алу яки, сирәгрәк, җенси үрчү максатлары өчен хатын-кызның аналык җиңсәсесенә ир-атның җенси әгъзасы кертелүе һәм хәрәкәтләре.[4][5][6][7]
Кешеләрдә үрчү максаты булмаган аналь, ораль секс һәм башка охшаш җенси кыланышлары шулай ук җенси якынлык төрләренә кертелә.[4][7][8]. Биологик сәбәпләр аркасында, соңгылар һәм һомосексуаль җенси якынлык аркылы балага узу мөмкин түгел.
Кешеләрдән тыш, һомосексуаль җенси якынлык шулай ук бонобо, дельфин һәм шимпанзелар җәмгыятьләрендә күзәтелә.[9] Кешеләрдә җенси якынлыкка керүнең төп сәбәбе ләззәт алу булганы кебек үк,[10] югары үсеш дәрәҗәле баш мийләре булган әлеге имезүчеләрнең кыланышлары да әлегә шулай гына аңлатыла ала,[11] иҗтимагый мөнәсәбәтләрен ныгытучы фактор булып санала.[10]
Акча яки башка матди каршылыкка күрсәтелгән хезмәт буларак кылынган җенси якынлык фәхишәлек дип билгеле.