![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/64/Dall-e_3_%2528jan_%252724%2529_artificial_intelligence_icon.png/640px-Dall-e_3_%2528jan_%252724%2529_artificial_intelligence_icon.png&w=640&q=50)
Ясалма интеллект
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ясалма интеллект (ЯИ) (яки Шәкли фәһем) — машиналарның интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куя торган санак белеменең тармагы. Ясалма интеллект буенча дәреслекләр өлкәне «акыллы агентларны өйрәнү һәм аларны конструкцияләү» дип атыйлар, монда акыллы агент — ул үзенең әйләнә-тирәсен сиземли һәм уңыш шансларын максимизациясе өчен гамәлләр эшли торган система. Төшенчәне 1956 елда керткән Джон МакКарти аңа «акыллы машиналар ясауның фәне һәм инженериясе» билгеләмәсен бирә.
Ясалма интеллект | |
![]() | |
Кыскача исем | AI, IA, IA, IA, IA, IA, IA, IA, IA, KI[1][2], KI, KI, KI, KI, KI, KI, KI, ШІ, ИИ, ХО, ЯИ, ЮИ, ЖИ, JÏ, ЯИ, ИИ, УІ, ШІ, ΤΝ, VI, UI, UI, IA, AI, AI, AA, IA, एआई, MI, IA, SZ, СЗ, NA, VI, Sİ, YZ, IA, SI, ВИ, MI, DI, ОИ, AI, KY, AI, IA, UI һәм এআই |
---|---|
Йогынтысын кичергән | психология, тел белеме һәм фәлсәфә |
Проект яки миссиянең максаты | автоматическое рассуждение[d], knowledge representation[d], Автоматическое планирование и диспетчеризация[d], табигый телне эшкәртү[d], machine perception[d], motion planning[d], affective computing[d], Сильный и слабый искусственный интеллект[d] һәм белем тәмсиле[d] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | eudml.org/subject/MSC/68Txx(ингл.) |
Үрнәк элементы | машина өйрәнүе[d] һәм Усиление интеллекта[d] |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Artificial Intelligence[d] |
Веб-сайт Stack Exchange | ai.stackexchange.com |
ACM коды (2012) | 10010178 |
CIP коды | 11.0102 |
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/05/HONDA_ASIMO.jpg/640px-HONDA_ASIMO.jpg)
Бу өлкә акыллы җан ияләрнең төп милке булган — Homo sapiensның акыллылыгын шулкадәр төгәл тасвирлап була ки, хәтта машина ярдәмендә аның моделен төзергә була дигән фаразда нигезләнгән. Фәлсәфә бүлегендә Дартмут тәкъдимен карагыз. Бу зиһен табигате һәм ясалма җан ияләрне барлыкка китерү әхлагы турындагы фәлсәфи сорауларны китереп чыгара, бу сорауларны миф, уйлап чыгарулар һәм фәлсәфә борынгы заманнардан ук тикшергән. Ясалма интеллектка оптимизм белән караганнар. Оптимизм элеккеге ясалма интеллект тикшеренүчеләрнең фараз итүләрендә булган (ЯИ тарихында оптимизм карагыз, шулай ук хәзерге заман трансгуманистлары, мәсәлән Рэй Курцвайль фикерләрендә. Әмма шулай ук кризислар да кичергән. Кризислар турында 1966-ынчы елда чыккан ALPAC игъланында, 1970 елда перцептроннарның булмавында, 1973-енче елдагы Лайтхилл игъланында һәм 1987 елдагы lisp машиналар базары ишелүендә белеп була. Хәзерге заманда, ясалма интеллект технология сәнагәтенең мөһим өлеше булып киткән һәм санак белеменең күпчелек иң авыр мәсьәләләре өчен чишелеш тәкъдим итә.
Ясалма интеллектны тикшерү — югары технологияле һәм махсус тармак, ул ас-тармакларга «тирән» бүленгән, бу ас-тармаклар еш бер-берсе белән аралашу биремен үти алмыйлар. Ас-тармаклар махсус учреждениеләр, шәхси тикшеренүчеләр эше һәм ЯИ ничек ясалырга тиеш турында бик озак фикерләр аермасы һәм бик аерыла торган кораллар кулланышы нәтиҗәсендә махсус мәсьәләләрнең чишелеше тирәсендә барлыкка килгән. ЯИ-ның үзәк мәсьәләләре булып фикер йөртү, белү, планлаштыру, өйрәнү, аралашу, сиземләү һәм объектлар белән манипуляцияләү һәм аларны күчерү сәләте кебек ысуллар җыелмасыннан гыйбарәт. Гомуми интеллект (яки "көчле ЯИ") тармакның ерак вакытта чишеләчәк максат мәсьәләләре арасында.