Юпитер (планета)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Юпитер (борынгы төркичә oñğay, оңгай[1]) — Кояш системасында урнашкан, Кояштан бишенче планета. Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә. Планетаның исеме Борынгы Рим мифологиясендәге күк йөзе һәм күкрәү Юпитер югары алласы хөрмәтенә кушылган.
Кыска фактлар Тәртип саны, Кояштан уртача ераклык ...
Ябу
Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә. Бу җирнең радиусыннан 11,2 тапкыр зуррак.