From Wikipedia, the free encyclopedia
Эсватини (/ˌɛswɑːˈtiːni/ ESS-wah-TEE-nee; Swazi: eSwatini [ɛswáˈtʼiːni]), рәсми рәвештә Эсватини Патшалыгы Көньяк Африкада диңгезгә чыгуы булмаган дәүләт. Ул төньяк-көнчыгышта Мозамбик белән һәм төньякта, көнбатышта һәм көньяк-көнчыгышта Көньяк Африка белән чиктәш. Төньягыннан көньягына 200 километрдан (120 миль) кимрәк һәм көнчыгыштан көнбатышына 130 километр (81 миль) булып Эсватини Африкада иң кечкенә дәүләтләрнең берсе; моңа да карамастан ул төрле климат һәм топографиягә ия, салкынча һәм таулы өслекләрдән эссе һәм коры түбәнлекләргә кадәр.
Халык күбесенчә этник Свазилардан тора. Төп тел булып Свази теле тора (асаба формада сиСвати). Свазилар 18-енче гасыр уртасында Нгване III җитәкчелеге астында патшалыкларын нигезләгәннәр. Дәүләт һәм Свазилар исемнәрен Мсвати II-дән алганнар, хөкеме астында Свази территориясе киңәйгән һәм берләшкән 19-ынчы гасыр патшасы; хәзерге чикләр 1881 елда Африка өчен Көрәш уртасында сызылган булган. Икенче Бур Сугышыннан соң патшалык Свазиленд атамасы астында 1903 елдан бирле Британия протектораты булган 1968-енче елның 6 сентябрендә бәйсезлеккә ирешкәнчегә кадәр. 2018 елның апрелендә рәсми атама Свазиленд Патшалыгыннан Эсватини Патшалыгына үзгәртелгән булган, ул Свази телендә еш кулланыла торган атаманың чагылышы булып тора.
Дәүләт абсолют монархия булып тора, Африкада үз төрендә соңгысы һәм 1986 елдан бирле хөкемдары булып Патша Мсвати III торган. Ассамблея Йортын һәм Сенат күпчелеген тарафыннан билгеләр өчен һәр биш ел сайлаулар була. Хәзерге конституция 2005 елда кабул ителгән булган. Умһланга камыш биюе август/сентябрьдә була һәм инквала патша биюе декабрь/январьдә була, бу дәүләтнең иң әһәмиятле чаралары.
Эсватини үсүче дәүләт һәм әз-уртача керемле икътисад буларак төркемләнә. Көньяк Африка Салым Берлеге һәм Көнчыгыш һәм Көньяк Африка Уртак Базары әгъзасы булып, аның төп сәүдә партнеры булып Көньяк Африка тора. Дәүләттә эш урыннарының күбесен авыл хуҗалыгы һәм фабрика секторлары тәэмин итә. Эсватини Көньяк Африка Үсеш Җәмгыяте, Африка Берлеге, Дәүләтләр Дуслыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы булып тора.
Эсватини | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-ss" does not exist. | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 6 сентябрь 1968 |
---|---|
Рәсми исем | Kingdom of Eswatini[1] һәм Umbuso weSwatini |
Кыскача исем | 🇸🇿, eSwatini, Эсватини һәм Эсватини |
Гомер озынлыгы | 57,754 ел[2] |
Демоним | szváziföldi, Swazi[3], Swazilandano, Svasiyänan, Eswatinien[4], Eswatinienne[4], swazilandese, suazi, suazilandés, suazilandesa, eswatinisch[5], Eswatinierin, Eswatinier, emaSwati[3], emaSwati[3], liSwati[3], liSwati[3], Swazis[3], אסוואטיני, אסוואטינית, swaziłandezo, swaziłandezi, swaziłandeza, swaziłandeze, سوازي, سوازية, سوازيين, سوازيات һәм Suasach[6] |
Рәсми тел | инглиз теле һәм свази теле |
Гимн | Эсватини гимны[d] |
Мәдәният | Эсватини мәдәнияте[d] |
Шигарь тексты | Siyinqaba, We are a fortress, Ние сме укреплението, A royal experience, Մենք ամրոց ենք, Wir sind die Festung, Som la fortalesa һәм 'Da Ni'n Gaer! |
Дөнья кисәге | Африка[7] |
Дәүләт | Эсватини |
Башкала | Лобамба һәм Мбабане[d] |
Сәгать поясы | Көньк Африка стандарт вакыт кушагы[d], UTC+02:00 һәм Africa/Mbabane[d][8] |
Епархия | Манзини епархиясе[d] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 26°31′36″ к. к. 32°08′06″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 25°43′ к. к. 31°25′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 27°19′02″ к. к. 31°58′38″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 26°42′54″ к. к. 30°47′26″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Eswatini.map |
Иң югары ноктасы | Эмлембе |
Иң түбән ноктасы | Мапуту[d] |
Идарә итү формасы | абсолют монархия[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Эсватини патшасы[d] |
Ил башлыгы | Мсвати III |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Эсватини премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Рассел Дламини[d] |
Канунбирү органы | Эсватини парламенты |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Америка Кушма Штатлары, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Кытай Җөмһүрияте, Россия, Германия, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[9] һәм Аурупа Берлеге |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы[10], Милләтләр Дуслыгы[11], АБ, Бөтендөнья сәүдә оешмасы[12], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Интерпол[13][14], ХКТО[d][15][16], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[17], Африка көньягын үстерү җәмгыяте[d], Бөтендөнья почта берлеге[18][19], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][20], Бөтендөнья метеорология оешмасы[21], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[22], Халыкара Олимпия комитеты[d][23], Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе[24], Милли Олимпия комитетлары ассоциациясе[d][25], Көньяк Африка илләре таможня берлеге[d] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][26] |
Балигълык яше | 21 яшь |
Никахка керү яше | 21 яшь |
Халык саны | 1 093 238 (2017)[27] |
Ир-ат халкы | 579 801[28], 585 916[28], 591 831[28] һәм 596 167[28] |
Хатын-кыз халкы | 589 812[28], 594 739[28], 600 441[28] һәм 605 504[28] |
Административ бүленеше | Хохо[d], Лубомбо[d], Манзини[d] һәм Шиселвени[d] |
Акча берәмлеге | Эсватини лилангение[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 4 748 702 401 $[29] һәм 4 854 167 638 $[29] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,597[30] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,424[31] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 13,3[32], 13,1[32], 11,9[32], 12[32] һәм 11,6[32] |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 22 ± 1 процент[33] |
Нәрсә белән чиктәш | Көньяк Африка Җөмһүрияте һәм Мозамбик |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[d][34] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[35] |
Электр аергычы төре | BS 546[d][35] |
Әүвәлгесе | Британ Свазиленды (1906-1968)[d] |
Кулланылган тел | инглиз теле[36] һәм свази теле |
Мәйдан | 17 364 км² |
Рәсми веб-сайт | gov.sz |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .sz |
Тематик география | Эсватини географиясе[d] |
Феноменның икътисады | Эсватини икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Эсватини халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 70 951[37] |
Джини коэффициенты | 54,6[38] |
Тулаем туулар коэффициенты | 3,266[39] |
Шәһәр халкы | 280 485[28], 285 376[28], 290 545[28] һәм 295 322[28] |
Авыл халкы | 889 128[28], 895 279[28], 901 726[28] һәм 906 348[28] |
Демократия индексы | 3,08[40] |
BTI Governance Index | 3,12[41] һәм 3,06[42] |
BTI Status Index | 3,51[41] һәм 3,56[42] |
Туым күрсәткече | 25,118[28], 24,615[28], 24,134[28] һәм 23,642[28] |
Үлем күрсәткече | 8,923[28], 9,603[28], 11,356[28] һәм 11,883[28] |
Happy Planet Index score | 35,3[43] |
Илнең мобиль коды | 653 |
Илнең телефон коды | +268 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 9-9-9[d][44], 933[d][44] һәм 977[d][44] |
Номер тамгасы коды | SD |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 669 |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Эсватинидә төшерелгән фильмнар[d] |
Эсватини Викиҗыентыкта |
СиСвати (шулай ук Свати, Свази яки Сисвати буларак мәгълүм) Эсватинида һәм Көньяк Африкада сөйләшелә торган Нгуни төркеменең Банту теле. Аның 2,5 миллион сөйләшүчесе бар һәм ул мәктәпләрдә укытыла. Ул Эсватининың инглиз теле белән беррәттән рәсми теле һәм Көньяк Африка Җөмһүриятенең рәсми телләренең берсе. Инглиз теле мәктәпләрдә, бизнес алып баруда һәм матбугатта аралашу чарасы булып тора. Илдә якынча 76000 кеше зулу телендә сөйләшә. Төбәк буйлап сөйләшелә торган Тсонга телендә Эсватинида якынча 19 000 кеше сөйләшә. Африканер чыгышлы кайбер яшәүчеләр тарафыннан шулай ук Африкаанс телендә сөйләшәләр. Португаль теле мәктәпләрдә өченче тел буларак кертелгән булган, чөнки Мозамбиктан яки Төньяк һәм Үзәк Португалиядән Португаль телендә сөйләшүче зур җәмәгать бар.
Эсватинида дингә ышанучылар ― күбесенчә, христианнар, ил халкының (1,1 млн, 2021 елның июленә [45]) өчтән бер өлеше ― җирле традицион ышанулар тарафдарлары. Барлык халыкның 83 % ы христиан динен тота. Илдә англикан, протестантлык һәм җирле африкан чиркәүләре эшчәнлек алып бара. Рим-католик чиркәве тарафдарлары ― 6 %. 2012 елның 18 июлендә Эллина Вамукоя (Ellinah Wamukoya) Свазиленд англикан чиркәвенең епискобы итеп сайлана, Африкада епископ дәрәҗәсе алган беренче хатын-кыз була. Халыкның 15 % ы традицион диннәргә ышана. Илдәге христиан булмаган диннәргә: Ислам дине (2 % [46]), Бәһаи дине (0,5 %), Һинд дине (0,2 %) керә [47]. 2013 елда биредә 14 яһүд гаиләсе яшәгән [48].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.