![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d8/Shaukat_Galiev.jpg/640px-Shaukat_Galiev.jpg&w=640&q=50)
Шәүкәт Галиев исемендәге премия
әдәби-иҗтимагый премия (Яр Чаллы, Россия) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Шәүкәт Галиев исемендәге премия ― балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 2019 елда нигез салган әдәби-иҗтимагый премия[1]. Премия күренекле татар балалар шагыйре, Тукай бүләге иясе (1972), Г.-Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе (1982), Татарстанның халык шагыйре (1995) Шәүкәт Галиулла улы Идиятуллинның (Шәүкәт Галиев, 1928―2011) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d8/Shaukat_Galiev.jpg/320px-Shaukat_Galiev.jpg)