From Wikipedia, the free encyclopedia
Шри Сваминараян Мандир, Кардифф Уэльсның башкаласында, Кардиффның Грэйнджтаун даирәсендә урнашкан Сваминараян гыйбадәтханәсе.[1] Ул Уэльста беренче һәм иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Сваминараян Сампрадайның НарНараян Дэв Гади астында булып тора.[2][3]
Шри Сваминараян Мандир, Кардифф | |
Ил | [[Уэльс, Берләшкән Кыйраллык]] |
Урнашу урыны | Кардифф |
Координатлары | 51°28′26″ т. к. 3°11′10″ кб. о.HGЯO |
Кайсы дини агымга карый | Гһаншьям формасында Сваминараянга табыну |
Нигезләүче | Сваминараян |
Нигезләнгән | 1979* ел |
Төзелеш еллары | ???—1982 ел |
Ул Уэльста беренче Сваминараян гыйбадәтханәсе булып тора, 1979 елда сатып алынып ул 1982 елда ачылган булган. Вакытында Сваминараян гыйбадәтханәсе үзгәртелгән синагога бинасында урнашкан булган.[4] 1993 елда ул баштагы гыйбадәтханә урыныннан юл аша күчерелеп хәзерге урынына, Ирландия клубы алмашына килгән.[2]
2005 һәм 2007 еллар арасында гыйбадәтханәдә капиталь ремонт алып барылган булган, аның бәясе £700,000 булган. Боларга гыйбадәтханәдә яңа мәрмәр потлар, өч ак таш шпиль (Уэльста Һинд дине гыйбадәтханәсендә беренче итеп), традицион Һинд дине стиленда экстерьер һәм яңа дәрес бүлмәләре корылган булган. Өч шпиль бина эчендә өч яңа алтарь өстендә куелган булган - берсе хатыннар өчен, берсе ирләр өчен һәм берсе кушылган. Бу чор эчендә эш барган вакытта хезмәтләр баскыч буенча аста бүлмәдә булганнар. Ремонт өчен күпчелек акча җәмәгать тарафыннан җыелган акчага булган.[2] Гыйбадәтханә шулай ук ремонтка һәм гыйбадәтханәгә мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр керә алсын өчен Уэльс Хөкүмәте Ассамблеясыннан £110,000 грант алган.[5]
Гыйбадәтханә һуманитар активлыкта әйдәп бара. 2001 елда Гуджаратта җир тетрәү булганда, Гуджарат чыгышлы тугърылар зыян күргәннәр өчен фәкать өч көндә £30,000 акча җыйганнар. Гыйбадәтханә каһине шунда ук ярдәм эшләрен күрү өчен очып барган. Җәмәгать тарафыннан меңнәрчә кием сумкалары иганә ителгән булган һәм җир тетрәве эпицентрына Куч районы башкаласына, Бһуҗга җибәрелгән булган.[6] Шуңа охшаш рәвештә, соңрак шул елны, 11 Сентябрь һөҗүмнәре Дөньяны тетрәндергәч, гыйбадәтханә Кардиффта башка диннәр белән бергә һөҗүмдә үлгән кешеләр истәлегенә махсус хезмәт үткәргән.[7]
Ремонт гыйбадәтханәнең 2007 елда 25-еллыгына тәмамланган булган. Чарага Ачарья Маһараҗшри Кошалендрапрасадҗи Маһараҗ (НарНараян Дэв Гадиның рухи җитәкчесе) килгән, ул гыйбадәтханәдә яңа потларны куйган. Якынча 3000 кеше Кардифф аша музыка, төс һәм бию тулы 1,6 миля озын процессиясендә катнашкан һәм диннең шәһәрдә 25 еллыгын билгеләгән. Йөреш җәмгыять үзәгеннән Кардифф Замогы һәм Миллениум Стадионын узып гыйбадәтханәгә таба барган. Секуляризмны тәэмин итәр өчен башка дин тарафдарлары да чакырылган булган. Интернетта процессия күрсәтелгән булган, ул чаралар атнасының кульминациясе һәм гыйбадәтханәнең янә үсешен тәбрикләү булган.[1]
2008 елда Дивали чарасын зиярәт кылу өчен Уэльсның Беренче Министры Рһодри Морган килгән булган. Мистер Морганга яңа ремонтланган гыйбадәтханә буенча экскурсия бирелгән булган. Зиярәте вакытында Мистер Морган малайларга (Бэсту Варас) традицион Яңа Ел Көне бүләкләре биргән, шул ук вакытта кызларга Грэйндҗтаун Канцлеры, Франческа Монтемагги тарафыннан бүләкләр бирелгән булган. Гыйбадәтханә тарафыннан чара өчен музыка башкаруы булган һәм кунаклар өчен Дивали бәйрәм итү турында сөйләнелгән булган, соңында Сваминараян Аарти булган. Чарага шулай ук Көньяк Уэльс Полиция студентлары килгән, алар Һинд дине һәм аның йолалары турында күбрәк белергә теләгәннәр.[8][9]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.