![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/2/2c/3D_coordinate_system.svg/langtt-640px-3D_coordinate_system.svg.png&w=640&q=50)
Фәза
киңлек (бөтен үлчәнешләрдә, юнәлешләрдә) / From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәза[1][2][3](көндәлек тормышта кайчакта Киңлек сүзе кулланыла, ләкин ул фәзаның өч үлчәменең бер координатасы гына булып тора) - физик объектлар бер-берсенә карата урнашкан һәм юнәлеш алган, вакыйгалар урын алган чиксез өч-үлчәмле ара.[4] Физик фәза еш өч линиялы үлчәнеш дип уйланса да, замандаш физиклар аларга вакытны кушып, фәза-вакыт дип аталган чиксез дүрт-үлчәнешле континуумның бер өлеше буларак фәһемлиләр. Математикада, төрле сандагы үлчәнешле һәм бәйле структуралы "фәзалар" өйрәнелә. Фәза төшенчәсе физик галәмне аңлар өчен фундаменталь әһәммияткә ия булган бер төшенчә дип санала. Шулай да, фәлсәфәчеләр әлегә дә фәзаның үзе аерым бер зат, затлар арасындагы мөнәсәбәт, яки концептуаль бер системаның бер өлеше булуы турында бәхәс әлегә дә дәвам итә.
Фәза | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | социология пространства[d] |
---|---|
![]() |