From Wikipedia, the free encyclopedia
Флюра Абдуллина, Флюра Галимҗан кызы Абдуллина (1963 елның 30 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Кече Укмас) ― Татарстан телевидениесе дикторы һәм журналисты, Татарстан — Яңа Гасыр каналында «Татарлар» тапшыруының 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2023).
Флюра Абдуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Флюра Галимҗан кызы Абдуллина |
Туган | 30 июль 1963 (60 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы , Кече Укмас |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | диктор, мөхәррир |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Флюра Абдуллина |
1963 елның 30 июлендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган[1].
Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеген тәмамлаган[2].
Конкурс буенча Татарстан телевидениесенә кабул ителгән. 26 ел гомерен татар телевидениесенә багышлаган шәхес. «Чулпан», «Татарстан хәбәрләре» тапшыруларын алып барган[3].
10 ел дәвамында Татарстан — Яңа Гасыр каналында үзе исемен һәм идеясен уйлап тапкан (авторы булган) «Татарлар» мәгълүмати-танып белү программасының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы булып эшләгән[4] [5].
Хәзерге вакытта Россия кооперация университетының[d] Казан кооператив институтында (филиал) Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазыйфасында[6].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.