![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/9/99/Baltic_Sea_location_map.svg/langtt-640px-Baltic_Sea_location_map.svg.png&w=640&q=50)
Фин култыгы
диңгез / From Wikipedia, the free encyclopedia
Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа.
Фин култыгы рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken | |
59°53′00″ т. к. 26°06'00" кч. о. (G) (T) | |
Югарыдагы акватория | Балтыйк диңгезе |
Илләр | Россия![]() Финляндия ![]() Эстония ![]() |
Тип | Култык |
Мәйдан | 29 500 км² |
Иң зур тирәнлек | 121[1] м |
Уртача тирәнлек | 38 м |
Тозлылык | 0,2—9,2[2] ‰ |
Су җыйгыч мәйданы | 420 000 км² |
![]() ![]() |
Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км.
Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп.
Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15…+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг (Россия Россия), Таллин (Эстония
Эстония), Һелсинки, Котка (Финляндия
Финляндия).