хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Фатиха Аитова, Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм җитәкчесе (1907-1918).
Фатиха Аитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фатиха Габделвәли кызы Аитова |
Туган | 1866 Ырынбур губернасы Троицк |
Үлгән | 1942 Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | меценат |
Эш бирүче | Фатиха Аитова мәктәбе |
Балалар | уллары Йосыф, Исмәгыйль |
Ата-ана |
|
1866 елда Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә туган. 1 гилдия сәүдәгәр миллионер Габделвәли Әхмәтҗан улы Яушевның (1840–1906) беренче хатыны Мәгъдүдәдән туган кызы. Яушевлар байлык белән генә түгел, халыкка кылган игелекләре, мәгърифәткә хөрмәтләре белән дә тарихта билгеле[1]. Ислам динен кечкенәдән канына сеңдереп үскән, затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка (1859-1922) дүртенче хатынлыкка[2] кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас – 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең[3]) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була. Туйда гаилә дусты булган Шиһабетдин Мәрҗани баш ата булып утыра.
Әнием Шиһабетдин хәзрәтләрен бик хөрмәт итә иде. Ул әниемнең рухи атасы булган. Әниемә тигән йөз мең сумлык мираска халкыбыз өчен кыз балалар мәктәбе салдыру теләге Шиһабетдин хәзрәтләрнең әниемә биргән рухи тәрбиясенең нәтиҗәсе. Йосыф Аитов, улы |
Фатиха Аитова үзе гаҗәп гүзәл, буй-сыны нәфис, кием-салымы килешле, бик тәвәккәл характерлы, куйган максатына һичшиксез ирешә торган шәхес була.
Фатиха Аитова гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә улының гаиләсе карамагында үткәрә. Аның өч баласы да Совет хакимияте тарафыннан репрессияләнә.[4]
Фатиха Аитова 1942 елда Казанда вафат була һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
Минем әти-әнием мәктәп өчен ике катлы кирпеч бина төзеделәр һәм беренче башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар һәм укучылар җыя башладылар. Мәктәп шунда ук популяр була һәм парталар артындагы урыннар буш тормый. Мәктәпнең үсеше һәм аның эшчәнлеге турында Рөстәмова ханымның кандидатлык хезмәте бар. Йосыф Аитов, улы |
Ватандашлар сугышы вакытында Казаннан Омскига күченә. Бакыда һәм Мәскәүдә яши.
1920 еллар уртасында Ф.Аитова татар хатын-кызларын кисү һәм тегүгә өйрәтү буенча махсус курслар оештыра, анда йөзгә якын хатын-кыз тегүче таныклыгы ала. Курслар 1926 елдан соң ябыла.
1929 елда аның улы Исмәгыйль вафат була, 1930 елларда аның уллары Ибраһим һәм Йосыф кулга алыналар һәм сөргенгә җибәреләләр. Гомеренең ахырында, яшәү өчен акчасыз калып һәм параличланган хәлдә, Фатиха-ханум балалары һәм туганнары белән яши.[5]
1941 елда Казанга кайта. Яңа Татар бистәсе янындагы зиратта җирләнгән.
Казанның 12 нче кызлар гимназиясенә (Декабристлар урамы, 89А йорты) исеме бирелгән.
Танылган татар язучысы Фатих Әмирхан, татар халкының мәгариф мәсьәләләре белән бик кызыксынып, гимназияне ачуга "икенче адым" дигән зур мәкалә белән җавап бирә. Милли хатын-кызлар гимназиясен ачуны прогресс юлында милләтнең икенче зур адымы булса, беренчесе – яңа ысуллы җәдитчә белем бирү, диелгән. Әмирхан Аитованың бу эштә зур хезмәтләрен билгеләп үтә һәм татар интеллигенциясен аңа чын дөньяви белем таратуда һәрьяклап ярдәм итәргә чакыра.[6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.