Төркиянең 13 нче Президентын билгеләүче сайлаулар From Wikipedia, the free encyclopedia
Төркиядә президент сайлаулары (төр. 2023 Türkiye cumhurbaşkanlığı seçimi) ― Төркиядә 2023 елның 14 маена парламент сайлаулары белән бергә планлаштырылган президент сайлаулары. [2] Сайлаучылар яңа президентны биш еллык мөддәткә сайлаячак.
← 2018 2028 → | |||
Төркиядә президент сайлаулары (2023) | |||
---|---|---|---|
2023 елның 14 маенда (беренче тур) 2023 елның 28 маенда (икенче тур) | |||
Кандидат | Рәҗәп Таййип Әрдоган | Кемал Кылычдароглу | |
Фирка | Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) | Республика халык партиясе (CHP) | |
Голосов в первом туре | 27 088 360 (49,50 %) |
24 568 196 (44,89 %) |
|
Голосов во втором туре | 27.834.692 (52,18 % [1]) |
25.504.552 (47,82 %) |
|
Кандидат | Мөхәррәм Инҗә | Синан Оган | |
Партия | Мәмләкәт партиясе | Партиясез кандидат (ATAдан тәкъдим ителгән) | |
Голосов в первом туре | 238 690 (0,44 %) |
2 829 634 (5,17 %) |
|
Регионнар буенча сайлаулар |
Беренче турда гамәлдәге президент Рәҗәп Таййип Әрдоган абсолют күпчелек тавыш җыя алмаган (кирәкле 50 % ны), шуңа күрә 28 майда аның һәм икенче урынны алган Кәмал Кылычдароглу арасында икенче тур үткәрелгән.[3]
Чираттагы президент сайлаулары 2023 елның 18 июнендә узарга тиеш булган. Әмма сайлау законнары датаны күчерергә мөмкинлек бирә.
2020 елда (чираттагы 2023 ел сайлауларына кадәр) вакытыннан алда сайлаулар үткәрү турында фаразлар булган. Шул вакытта Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP) лидеры Дәүләт Бахчели әлеге фаразларны кире каккан. Язмача белдерүдә ул сайлаулар 2023 елдан да иртәрәк булмаячагын билгеләп үткән. Ул шулай ук Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) һәм Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP) арасындагы хәзерге коалиция үзгәрешсез калачагын һәм Әрдоган аларның Президентлыкка уртак кандидаты булачагын раслаган. [4]
2023 елның гыйнвар башында AKP 16 (30) апрельдә яки 14 майда узачак чираттан тыш сайлаулар турында искә алган. [5] Ләкин алты оппозиция партиясеннән торган «Алты өстәл» 6 апрельдән соң вакытыннан алда сайлауларга риза булмаячагын белдерә. [5]
2023 елның 18 гыйнварында Төркия Президенты Әрдоган сайлаулар планлаштырылган көннән иртәрәк, ягъни 2023 елның 14 маенда узачак дип хәбәр итә, символик рәвештә 1950 елның 14 маенда Төркиядә президент сайлауларында Аднан Мендересның[d] (Adnan Menderes) җиңүен искә ала, анда ул CHP идарә итүче партиясеннән ул вакыттагы кандидатны җиңә. [6] 2023 елның 22 гыйнварында Әрдоган сайлаулар 14 майда узачак, дип белдерә.
Төркиядә алдагы президент сайлаулары 2018 елның 24 июнендә узган. Сайлаулар илнең Парламент системасыннан Президент системасына күчүен билгели, әлеге күчү 2017 елда бәхәсле конституция буенча референдумда[d] сайлаучылар тарафыннан хупланган булган. Бу сайлауларда 2014 елдан бирле вазифаны биләгән гамәлдәге президент Рәҗәп Таййип Әрдоган җиңү яулаган. Шул ук вакытта идарә итүче Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) 2015 елның июненнән бирле беренче тапкыр Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесендә[d] абсолют күпчелекне югалта, бу аны тиешле законнар кабул итү өчен Дәүләт Бахчели җитәкчелегендәге коалициядәге партнерына, Милләтче хәрәкәт партиясенә (MHP) таянырга мәҗбүр итә.
Төркия Президенты ике тур системасы буенча турыдан-туры тавыш бирү юлы белән сайлана, анда кандидат сайлану өчен сайлаучыларның гади күпчелеген (50 % тан артык) алырга тиеш. Әгәр дә кандидатларның берсе дә абсолют күпчелекне алмый икән, беренче турда иң күп тавыш биргән ике кандидат арасында икенче тур үткәрелә, җиңүче сайланган дип игълан ителә. Төркия Президентын беренче турыдан-туры сайлаулар 2014 елда 2007 елгы референдум дәүләт башлыгын Төркиянең закон чыгару органы – Бөек Милләт Мәҗлесе сайлаган элеккеге системаны гамәлдән чыгарганнан соң узган. Төркия Президентының вәкаләтләре чикләнгән, һәм ул рәттән ике биш еллык мөддәттән артык вакытны ала алмый. [7] Әгәр чираттан тыш сайлаулар икенче срок тәмамланганчы уздырылса, өченче срок рөхсәт ителәчәк. [8][9] Чираттан тыш сайлаулар Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесендәге депутатларның 60 % ы ризалыгы белән үткәрелергә яки Президент Указы белән билгеләнергә мөмкин. [10] 2022 елның февралендә Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе спикеры Мостафа Шентоп (Mustafa Şentop), Төркия Конституциясе президентлыкны ике срокка чикләсә дә, Әрдоганның өченче президентлык срогына дәгъва итә алуын белдергән. [11] Оппозициядәге «Киләчәк» партиясеннән Шелчук Оздаг хөкүмәт бу сайлаулар белән Конституцияне бозарга тели дип белдерә, чөнки Әрдоган инде ике тапкыр сайланган була. [9]
Президентлыкка кандидатлар 40 яшьтән яшьрәк булмаска һәм тулы югары белемле булырга тиеш. Алдагы парламент сайлауларында 5 процент тавыш җыйган теләсә кайсы сәяси партия кандидат тәкъдим итә ала, әмма бу чиккә ирешмәгән партияләр, әгәр аларның гомуми тавыш өлеше 5 проценттан артып китсә, альянслар төзи һәм уртак кандидатлар тәкъдим итә ала. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, әгәр сайлаучыларның 100 мең имзасын җыйсалар, үз-үзләрен тәкъдим итә алалар. [12]
Гражданнар тугыз сәгать дәвамында (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр) тавыш бирү мөмкинлеге алган. 81 провинциядә 190 меңнән артык урна урнаштырылган. Төркиянең 60 721 475 кешесе тавыш бирү хокукына ия булган, аларның күпчелеге хатын—кызлар, 30,7 миллионнан артык. Чит ил участокларында тавыш бирү 27 апрельдән 9 майга кадәр бара, анда 1,8 миллионнан артык граждан катнаша.
Мәскәү вакыты белән 23:00 сәгатькә 89.24% тавыш эшкәртелгән. Шуларның 49,94 % ын Әрдоган, 44,3 % ын Кылычдароглу җыйган.[18] Беренче турда җиңү өчен кандидатларның берсенә 50 % тан артык тавыш җыярга кирәк. Әгәр бу булмаса, иң күп тавыш җыйган ике кандидат арасында икенче тур башлана. ATA кандидаты Синан Оган 5,33 % тавыш җыйган. [19]
Төрекчә фамилиясе | Татарча тулы исеме | % | Тавышлар | Комментарий | |
---|---|---|---|---|---|
Erdoğan | Рәҗәп Таййип Әрдоган | 49,50 | 27 088 360 | Икенче турга үтә | |
Kılıçdaroğlu | Кәмал Кылычдароглу | 44,89 | 24 568 196 | Икенче турга үтә | |
Oğan | Синан Оган | 5,17 | 2 829 634 | ||
İnce | Мөхәррәм Инҗә | 0,44 | 238 690 | Кандидатурасын алган | |
Чыганак: Anadolu Ajansı[9] |
Төрекчә фамилиясе | Татарча тулы исеме | % | Тавышлар | Комментарий | |
---|---|---|---|---|---|
Erdoğan | Рәҗәп Таййип Әрдоган | 52,18 % | 27.834.692 | 2нче турда җиңә | |
Kılıçdaroğlu | Кәмал Кылычдароглу | 47,82 % | 25.504.552 | Икенче турда оттыра | |
Чыганак: Anadolu Ajansı[9] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.