![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/74/Allahu_akbar.svg/langtt-640px-Allahu_akbar.svg.png&w=640&q=50)
Тәкбир
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тәкбир (гарәп. تكبير тәкбир — «олылау»[1]) — Исламда «Алла́һе ә́кбәр» («Аллаһ — иң бөек») сүзләре белән Аллаһны олылау.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/74/Allahu_akbar.svg/640px-Allahu_akbar.svg.png)
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/75/Takbir.svg/langtt-640px-Takbir.svg.png)
Тәкбирнең кулланылышы төрле; ура сүзе кебек, аны еш кына шатлыктан кулланалар. Аерым алганда, ислам сугышчылары тарафыннан сугыш кычкыруы? буларак кулланыла. Шулай ук аны кул чабулар урынына да кулланалар; нотык сөйләүче сүзен тәмамлагач, берәрсе:тәкбир! дигәнгә, башкалар җыйнаулашып Аллаһе әкбәр дип җавап кайтаралар. Тәкбир намазда да, азанда да кулланыла.
Тәкбир берничә дәүләтнең байракларында язылган: Гыйрак,
Иран,
Әфганстан байракларында. Ул шулай ук
Пакистан Ислам Җөмһүриятеның талиблар идарә иткән
Вәзиристан вилаяте байрагына да язылган.
Аллаһе әкбәр сүзтезмәсе Ливия гимны кушымтасында да кулланыла һәм бу гимнның исеме буларак кулланыла.