Түбән Кама районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Түбән Кама районы (рус. Нижнека́мский райо́н ) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республика үзәгендә Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Административ үзәге — Түбән Кама шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 276 326 кеше тәшкил итә [2][3]. Хәзерге Түбән Кама районы авыл җирлекләре турында беренче искәрмәләр XVII гасырга карый. Түбән Кама районы 1965 елда Чаллы районының җирләрен бүлеп бирү нәтиҗәсендә оеша[4]. Түбән Кама районы — Татарстанның төп нефть эшкәртү территорияләренең берсе. 2017 елда район үзәге — Түбән Кама шәһәре — алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын ала[5].
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...
Түбән Кама районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 12 гыйнвар 1965 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Түбəн Кама |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Хөкүмәт башлыгы | Айдар Мәтшин |
Халык саны | 275 033 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 1672,3 км² |
Рәсми веб-сайт | e-nkama.ru(рус.)(тат.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Түбән Кама районы Викиҗыентыкта |
Ябу