Телләрнең генетик классификациясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җир шарында 2 500 дән алып 5 000 хәтле тел бар дип исәпләнә[1]. Шул телләрнең күпчелеге махсус гаиләләргә берләшәләр, кайберләре изоляциядә калалар (ягъни бернинди дә тел гаиләсенә кермиләр).
Кыска фактлар
Телләрнең генетик классификациясе |
Ябу
Телләрнең генетик яки генеологик классификациясе телләрне гаиләләргә, гаиләләрне — төркемнәргә бүлә. Тел гаиләләре якынча 6-7 мең ел элек таркалган.
Барлыгы 240 тел гаиләсе бар дип исәпләнә. Шулай ук 100 изолят һәм 100 дән артык классификацияләнмәгән тел бар.
Уңайлык өчен әлеге тел гаиләләрне географик яктан карыйлар:
- Евразия: барлыгы 21 гаилә, 4 изолят һәм 12 классификацияләнмәгән тел.
- Африка һәм Көньяк-көнбатыш Азия: барлыгы 28 гаилә, 10 изолят һәм 10 классификацияләнмәгән тел.
- Океанлык: барлыгы 100 гаилә һәм 32 изолят.
- Төньяк Америка: барлыгы 42 гаилә, 28 изолят һәм 6 классификацияләнмәгән тел.
- Көньяк Америка: барлыгы 55 гаилә, 43 изолят һәм 77 классификацияләнмәгән тел.