җир кабыгы катламнарының билгеле бер төре, казылма минерал From Wikipedia, the free encyclopedia
Тау токымы (рус. горная порода, ингл. rock) — Җир кабыгында мөстәкыйль геологик җисем хасил итүче, даими минералогик һәм химик составлы, табигый процесслар вакытында барлыкка килгән бер яки берничә минералның яки органик матдәнең массасы яки минераллар агрегаты. Матдә каты, йомшак яки көпшәк булуы мөмкин. Минерал бөртекләренең формалары, зурлыклары, үзара урнашуы буенча тау токымының структурасы һәм текстурасы билгеләнә. Тау токымнарының составы, яткылыклары Җир кабыгы эчендәге һәм тышындагы геологик процессларга бәйле.
Тау токымы | |
Материал төре | породообразующие минералы[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | петрология[d] |
Моның каршысы | туфрак |
Тау токымы Викиҗыентыкта |
Җир кабыгы тау токымнарыннан тора. Гранит, известьташ, ташкүмер, балчык, ком — тау токымнары. Алар төсе, ялтыравы, эрү температурасы буенча күп төрле була. Тау токымнары тыгыз да, уалучан да була:
Һәр тау токымы минераллардан тора: гранит өч минералдан — кварц, слюда һәм ялан шпатыннан, известьташ бер генә минералдан — кальцит минералыннан тора.
Кеше куллана торган минераллар һәм тау токымнары файдалы казылмалар дип атала.
Тау токымнарын петрография (яки петрология) фәне өйрәнә.
Тау токымнары мисаллары: гранит, базальт, балчык, ком, тоз, торф, ташкүмер һ. б.
Барлык планета һ. б. космос объектлары тау токымнарыннан тора.
Чыгышлары (барлыкка килүе) буенча тау токымнары төрләргә бүленә:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.