From Wikipedia, the free encyclopedia
«Татнефть» (тулы исем — В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте) — нефть җитештерү компаниясе. Русиядә табылган нефть күләме буенча алтынчы урында тора. Үзәге Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан.
Төр |
ачык акционерлык җәмгыяте |
---|---|
Сәнәгать тармагы | Нефть табу, нефтехимия |
Нигезләнгән | 1950 ел |
Нигезләүче | ССРБ Нефть сәнәгате министрлыгы[d] |
Штаб-фатир | Әлмәт, Татарстан |
Төп затлар |
Наил Мәганов, генераль директор |
Продукциясе |
Нефтепродуктлар, нефтехимия продуктлары |
Керем | 1 265 380 000 000 ₽[1] |
Операцион керем |
256 802 000 000 ₽[1] |
Чиста керем |
50,7 млрд сум (2010) |
Хезмәткәрләр саны |
26,5 мең[2][3] (2008) |
Сайт | www.tatneft.ru |
Генераль директор — Наил Мәганов[4]
1943 белән 1950 еллар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә бай нефть ятмалары табыла. Табылган запаслар күләме СССРда иң зур булып чыккан. Дәүләт күмер-водород чималына кытлык кичергән, шуңа күрә җитәкчелек Татарстанның нефть байлыгына зур игътибар белән караган.
Иң авыр мәсьәлә — ятмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Корылган дәүләт планнары буенча 90–100 мең кеше җәлеп ителергә тиеш булган. Башта ятмалар вахта ысулы белән хезмәтләндереләчәк дип уйланылган, ләкин бу чынга ашмаган, чөнки моңа юллар юклык комачау иткән. Эшче һәм хезмәткәрләрне читтән кертү һәм урында әзерләү башланды.
1952 елда «Татнефть» составында «Баулынефть», «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» тресты, «Татнефтепромстрой» төзү-монтажлау тресты, проектлау идарәсе «Татнефтепроект» һәм Алабуга тикшеренү боралау идарәсе. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 2 меңгә җиткән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.