грек халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан греклары (Татарстан юнаннары, грек. Έλληνες — эллиннар[1][2]) — грек халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен болгар дип атаучыларның саны 477 кеше тәшкил иткән.[3][4] 2002 елда исә Татартсан территориясендә 488 грек кешесе яшәгән.[5] Татарстан грекларының күбесе Татарстанның башкаласы булган Казанда яши.[6]
Татарстанның грек диаспорасы чагыштырмача яшь. 1917 елга кадәр биредә күп булмаган санда греклар яшәгән, нигездә, катнаш никахларда булганнар. 20 гасырның 30-40 елларында Казанга укырга яки эшкә урнашырга килгән греклар килә. Мәсәлән, Казан университетының тарих факультетында борынгы грек һәм латин телләре укытучысы Е.К. Ипполитова була.[6]
Казанда греклар санының алга таба үсеше күбесенчә шәһәр вузларында белем алу белән бәйле. Татарстан башкаласының фәнни-мәгариф абруе Кавказ, Урта Азия һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларыннан абруйлырак торган. 60-80нче елларда грек студентлары Казан дәүләт университында, химия-технология, инженер-төзелеш, авыл хуҗалыгы, ветеринария, медицина институтларында һәм Казанның башка уку йортларында күренә башлый. Уку тәмамлангач, аларның күбесе биредә яшәргә һәм эшләргә кала.[6]
Хәзерге вакытта Татарстанда ярты меңгә якын грек яши. Алар 2001 елның маенда теркәлгән «Демос» Татарстан Республикасы грекларының милли-мәдәни автономиясен оештыру инициаторлары һәм турыдан-туры оештыручылары булалар. 12 кеше кергән оешма советы җитәкчелек итүче орган булып тора. Җәмгыять әгъзалары саны 428 кеше тәшкил итә. Оешманың төп максатлары һәм бурычлары булып рухиятне, мәдәниятне, халык традицияләрен, телне, грекларның гореф-гадәтләрен торгызу, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү тора.[6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.