Табышсыз оешма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Табышсыз оешма, шулай ук коммерция(ле) булмаган оешма, коммерция нигезендә булмаган оешма — эшчәнлегенең төп максаты табыш алу һәм шул табышны үзара бүлү булып тормаган оешма.
Табышсыз оешма | |
Тармак | волонтёрлык секторы[d] |
---|---|
Кыскача исем | NPO, OSAL, OSFL, ONL, ESAL, idéburen organisation, OSBL, מלכ"ר, אלכ"ר, NPO[1], НКО һәм NPO |
Кайда өйрәнелә | некоммерческое управление[d] |
Үрнәк элементы | Lebenshilfe Deutschland[d] һәм Всемирный экономический форум[d] |
Моның каршысы | тиҗари ширкәт[d] һәм коммерческая благотворительность[d] |
![]() |
Табышсыз оешмалар иҗтимагый, хәйрия, мәдәни, белем бирү, сәяси, фәнни, идарә итү максатыннан ватандашларны сәламәтлек саклау, тән тәрбиясе, спорт, рухи һәм бүтән материаль булмаган ихтыяҗлар белән тәэмин итү, ватандашлар һәм оешмалар хокукларын саклау, низагларны чишү, юридик ярдәм итү тармакларында булдырыла.
Табышсыз оешмалар тик оешманың максатларына ирешсен өчен эшкуар эшчәнлеге белән шөгыльләнә алалар.
Википедиянең инфраструктурасын яклаучы Викимедия Вакыфы нәкъ табышсыз оешмаларга карый.
Заманча социология ватандашлар җәмгыятенең социаль төркемнәрен өч бүлеккә бүлә: табышлы сектор, табышсыз сектор һәм иҗтимагый сектор.
Табышсыз оешмалар табышлы секторга керми, ләкин махсус үзлекләре буенча табышсыз яки иҗтимагый секторга керә ала.