![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/6/6d/%25D0%25A1%25D3%25A9%25D0%25B5%25D0%25BC%25D0%25B1%25D0%25B8%25D0%25BA%25D3%2599_%25D0%25BE%25D0%25BF%25D0%25B5%25D1%2580%25D0%25B0%25D1%2581%25D1%258B.jpg/640px-%25D0%25A1%25D3%25A9%25D0%25B5%25D0%25BC%25D0%25B1%25D0%25B8%25D0%25BA%25D3%2599_%25D0%25BE%25D0%25BF%25D0%25B5%25D1%2580%25D0%25B0%25D1%2581%25D1%258B.jpg&w=640&q=50)
Сөембикә (опера, 2018)
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Сөембикә» — 2 күренештән торучы татар операсы. Композитор Резеда Ахиярова, либретто авторы — шагыйрь Ренат Харис. Премьерасы 2018 елның 26—27 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татар һәм рус телләрендә башкарыла[1].
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Сөембикә (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Сөембикә, Көйязар ...
Сөембикә | |
---|---|
![]() Гөлнара Гатина — Сөембикә | |
Көйязар | Резеда Әхиярова |
Тел | татар теле һәм рус теле |
Куючы дирижёр | Ренат Салаватов |
Беренче куелыш | 26 сентябрь 2018 |
Беренче куелыш җире | Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры |
Ябу
Вакыйгалар өч шәһәрдә бара. Беренче вакыйга - Казанда, аннары Сөембикәне Мәскәүгә җибәрәләр. Соңгы вакыйга Сөембикә ахыргы көннәрен яшәгән Касыйм шәһәрендә бара[2].