From Wikipedia, the free encyclopedia
Социализм — социаль гаделлек, ирек һәм бәйсезлек, социаль тигезлек принципларын тормышка ашыруны үзенең максаты һәм идеалы итеп куйган тәгълимат (доктрина).
Социализм | |
Байрак | |
Социализм Викиҗыентыкта |
Социализм төшенчәсе бер үк вакытта бу принципларны тормышка ашырган иҗтимагый корылышны да аңлата. Социализм моның өчен үз алдына глобаль бурыч куя: булган бар мөмкинлекләрне файдаланып, капитализмны җиңү һәм тиз арада кешелекнең билгеле бер чорын тәмамлаучы һәм бар яктан камил булган җәмгыять төзү. «Британника» энциклопедиясе билгеләвенчә[1], социализм — ул җәмәгать милкенә яки милек һәм табигый байлыкларга иҗтимагый контроль булдыруга өндәгән иҗтимагый-икътисади доктрина; милекне гомумиләштерү (җәмәгать милкенә әйләндерү), гомумән алганда, социализмның төп билгеләренең берсе итеп карала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.