From Wikipedia, the free encyclopedia
Сну́кер (ингл. snooker, “тоткарлык” дигән мәгънәдәге сүз) — калталы бильярд уенының бер төре, бүген ул бигрәк тә Бөекбритания утрауларында, Кытайда һәм Көнбатыш Аурупада киң таралган. Снукер буенча дөнья чемпионаты ел саен сезон азагында (1977 елдан башлап), апрельнең икенче яртысыннан алып май башына кадәр гел бер урында үткәрелә — Англиянең Шеффилд шәһәрендәге “Крусибл” театрында. Һәм биредә 17 көн дәвамында спектакльләр куелмый, ә артистларның грим ясау бүлмәләре чемпионатта катнашучы снукерчыларның әзерләнү һәм ял итү урынына әверелә.
Снукер | |
Идарә итүче орган | Халыкара бильярд һәм снукер федерациясе[d] һәм Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d] |
---|---|
Ачучы яки уйлап табучы | Чемберлен, Невилл Фрэнсис Фицджеральд[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 47 170 |
Снукер Викиҗыентыкта |
Снукер уенын Бөекбритания колониаль гаскәрләренең Җабалпур шәһәрендә (Һиндстан) хезмәт иткән төмәнбашы Невилл Чемберлен 1875 елда уйлап тапкан дип санала. Уен башында өстәлгә куелган 22 шарның унбише — кызыл шарлар, аларның снукер жаргонындагы атамасы нәкъ шундый. Сары, коңгырт, яшел, зәңгәр, алсу һәм кара төстәге алты шарны “төсле шарлар” дип атыйлар. Ак төстәге шар аткы буларак кулланыла. Баштарак уенда “төсле” шарлар дүртәү генә булган, 1890 елда тагын икене өстәгәннәр.
1919 елда BA&CC дип аталган оешма снукер уены кагыйдәләрен рәсми рәвештә раслаган. Беренче дөнья чемпионаты Бөекбританиянең Бирминһем шәһәрендә 1926-1927 нче еллар чигендә үткәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр бу уенда Британия һәм Австралия уенчылары тулаем өстенлектә булган.
1950-1960 нчы елларда, финанслауның һәм оештыру эшләренең түбән дәрәҗәдә булуы аркасында, снукер уенының үсеше торгынлыкка тарый. 1970 нче елларда, снукер турнирларын телевизия каналлары аша күрсәтә башлыйлар, шул сәбәпле уенның үсешенә иганәчелек итүчеләр саны да арта һәм уен яңадан популяр булып китә. 1976-1977 нче елларда снукер уенчыларының дөньякүләм рәсми рейтингы төзелә.
Снукер буенча иң зур һәм абруйлы ярышлар Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе (WPBSA) карамагында тора. Бу оешма яшүсмерләр, яшьләр һәм һәвәскәрләр арасында да саллы турнирлар үткәрә. Британия утрауларында, Аурупаның кыйтга өлешендәге илләрдә һәм Кытайда үткәрелә торган рейтинглы ярышлар мейн-тур дип атала. Шуларның өчесендә — дөнья һәм Бөекбритания беренчелекләрендә, Лондонда үткәрелә торган “Мастерс” турнирында — җиңеп чыга алган уенчыларны “Өч таҗ иясе” дип йөртәләр, моңа ирешү профессионаллар арасында иң дәрәҗәле казаныш дип санала. 1960-1988 нче елларда снукер Паралимпия уеннары програмына да кертелгән иде, ләкин Мәскәү Олимпиадасында (1980 елда) бу “буржуаз уен”га урын табылмады.
Әйтергә кирәк, снукер уенының бер ярым гасырлык традицияләре спортчыларда һәм тамашачыларда әдәплелек, инсафлылык, гаделлек, кешелекле үзара мөнәсәбәтләр һәм сабырлык кебек күркәм гадәтләр тәрбияли. Биредә уенны алып баручы хөкемдарның абруе кагылгысыз. Уен вакытында аның белән һәм үзара бәхәсләшү кебек ямьсез күренешләр бөтенләй булмый. Алай гына да түгел, снукерчылар гадәттә үзләре уен кагыйдәләрен бозган һәм моны рефери сизми калган очракта да ялгыш ясауларын ирекле рәвештә таныйлар һәм бу хакта хөкемдарга хәбәр итәләр. Әйтик, 2020 елдагы дөнья беренчелегендә нәкъ шундый берничә вакыйга булды: уенчылар сугу ясар алдыннан аткыга ялгыш кагылып алган яки үз гәүдәсе белән берәр шарны урыныннан күчергән очракларда.
Уен башында 15 кызыл шар барысы бергә, пирамида рәвешендә урнаштырыла.
Алты “төсле” шар өстәлнең билгеле бер урыннарына куела. Уенны башлап җибәрүче ак төстәге аткыны “болкер сызыгы” янындагы ярымтүгәрәктә үзе теләгәнчә урнаштыра. Уенчылар кызыл һәм “төсле” шарларны аткы белән чәкештереп, бер-бер артлы өстәл почмакларындагы һәм ике кырыендагы алты калтаның берсенә кертергә тиешләр. Калталарга кертелгән кызыл шарлар уеннан чыга, ә “төслеләре”, кызыл шарлар барысы да кертелеп беткәнче, уенга кире кайтарыла. “Төсле” шарларны һәрвакыт үзләренең башлангыч урынына куялар. Үз ноктасына төгәл итеп урнаштыру мөмкин булмаса, “төсле” шар кара, алсу, зәңгәр, коңгырт, яшел яки сары шар нокталарының берсендә (чират буенча, санап чыккан тәртиптә) урын ала. Бу нокталар да буш булмаса, шарны өстәлнең урта сызыгы буенча үз ноктасына мөмкин кадәр якынрак итеп урнаштыралар.
Снукер уены партияләре фрейм дип атала. Уен барышында шарларны калталарга кертә-кертә, иң күп балл җыйган көндәш фреймда җиңүче дип таныла. Шуннан соң шарлар чираттагы фреймны үткәрү өчен яңадан үз урыннарына куела. Көндәшләр фреймнарны бер-бер артлы чиратлашып башлый. Снукер матчы гадәттә так сандагы берничә фреймнан тора, аларның саны турнир регламенты буенча алдан ук билгеләнгән була. Әйтик, дөнья беренчелегендә финал уены 35 фреймга кадәр, ягъни көндәшләрнең берсе 18 фреймда җиңеп чыкканчы, дәвам итәргә мөмкин. Гадәти турнирларда беренче тур уеннары 7 яки 9 фреймнан тора. Бөтен шарларны калталарга кертеп бетергәч тә, фреймдагы исәп тигез булса, уен көндәшләрнең берсе өстәмә кара шарны керткәнче дәвам итә. Бу очракта кара шар алсу һәм кара шар нокталары арасында, кыл уртада урнаштырыла. Өстәмә уенны башлап җибәрүчене җирәбә атып билгелиләр.
Төсе | Кыйммәте | |
---|---|---|
Кызыл | 1 балл | |
Сары | 2 балл | |
Яшел | 3 балл | |
Коңгырт | 4 балл | |
Зәңгәр | 5 балл | |
Алсу | 6 балл | |
Кара | 7 балл |
Калтага кертелгән шарларның “кыйммәте” (сул яктагы җәдвәлдә)
Снукер уенында, уенчыларның берсенә дә кызыл шарларны таратыбрак җибәрү кулай булмаса, пат халәте барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта, ике көндәшнең һәм рефериның үзара килешүе белән, фреймны яңадан башлыйлар. Яңадан уйнау тәкъдимен гадәттә рефери ясый. Бер фреймда иң күбе 147 балл җыярга мөмкин, мондый казаныш снукер телендә максималь брейк яки максималь серия дип атала. Ләкин бер генә кызыл шар да уеннан чыкмаган килеш “ирекле шар уены” дип аталган теоретик халәт барлыкка килсә, иң күбе 155 балл туплау ихтималы да бар. Ләкин бу очракта “ирекле шар” хисабына тупланган баллар максималь брейкка кертелми. Максималь сериягә ирешү өчен, уенчы башта кызыл шарларны гел кара шар белән генә алмаш-тилмәш кертеп бетерергә, соңыннан “төсле” шарларны да билгеләнгән тәртиптә калталарга төгәл юнәлтергә тиеш. Максималь брейк — профессионаллар арасында да бик сирәк ирешелә торган уңыш ул.
Уен максаты — уен кагыйдәләре нигезендә күбрәк шарны калталарга кертеп, һәр фреймда көндәшеңнән артыграк балл туплау.
Снукер — бик интеллектуаль уен, уйнаучыларга һәрвакыт, уен барышын берничә йөрешкә алдан чамалап, төгәл план нигезендә алып барырга кирәк була.
Снукер — “чыгышлар уены”. Снукер телендә чыгыш дип, аткының, тиешле шарны калтага керткәннән соң, чираттагы йөреш өчен мөмкин кадәр җайлырак урынга урнашуы атала.
Снукер — серияле уен. Аткыны бер йөрештән икенчесенә күчкәндә тиешенчә һәм төгәл урнаштыра барып, бик озын серияләр үткәреп була. Снукер спортында уңышка ирешүнең төп сере бу.
Бильярдның башка төрләреннән аермалы буларак, снукер өстәле зуррак һәм аның калталарының геометриясе дә бөтенләй үзгә. Бу исә уенчылардан махсус уен техникасын таләп итә.
Снукер — джентельменнар уены. Гомуми этикетка, ярышучылар кигән кием-салымга, уен барышында үз үзеңне тотуга, үзара мөнәсәбәтләргә һәм хәтта тамашачыларга карата да катгый таләпләр куелган. Халыкара дәрәҗәдәге осталар гадәттә бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтләрдә торалар. Көндәшнең бик уңышлы уен алымнарын хуплау да гадәти күренеш булып киткән. Снукерда рефери белән бәхәскә керү гадәтсезлек дип санала. Ялгыш киткән очракта шарларның элеккеге торышын кире кайтарганда да уенчыларның һәм рефериның гаделлеккә һәм төгәллеккә омтылышы беренче планда тора.
Снукер уены атамаларының күбесе инглиз теленнән алынган. Кайсыберсен саф татар сүзләре белән дә билгеләргә мөмкин.
• Алты шарлы снукер — уен комплектында 15 кызыл шар булган классик снукерның “кыскартылган” варианты: аңарда уен өстәленә 6 кызыл шар гына урнаштырыла. Алты шарлы снукер буенча да төрле турнирлар үткәрелә.
• Аткы — ак төстәге шар, башка шарлар аның ярдәмендә калталарга кертелә.
• Бәрдереп тарату — аткыны, тиешле шарны калтага керткәннән соң, начар позициядә яисә тыгыз төркем булып урнашкан башка шарларны яхшырак урынга күчерү яки бер-берсеннән аеру максаты белән шул шарларга китереп бәрдерү.
• Брейк — уенчының өзлексез рәвештә бер-бер артлы ясаган уңышлы һөҗүмнәре һәм шулар нәтиҗәсендә тупланган баллар саны.
• Болкер сызыгы (ингл. baulk line) — өстәл озынлыгының дүртән бер өлешен бүлеп алучы аркылы сызык; уен башында аңардагы махсус нокталарга сары, коңгырт һәм яшел шарлар урнаштырыла; ак шар (аткы) башлангыч сугу алдыннан шуның артындагы ярымтүгәрәккә (аны “D секторы” дип тә атыйлар) куела.
• Винт — аткыны бильярд таягы (кий) белән сугып, тиешенчә бөтерелдереп җибәрү алымы. Уенда аскы, өске, уң һәм сул винтлар киң кулланыла. Бу алым ярдәмендә аткының уйнала торган шар белән бәрелгәннән соңгы траекториясен тиешенчә үзгәртеп була. Ә менә шарны бильярдның башка төрләрендәге кебек сикертеп (очыртып) җибәрү алымы снукерда тыелган.
• Дабл — дуплет (шарны турыдан-туры түгел, ә өстәлнең ян яктагы яки каршы тарафтагы кырыена бәрдереп калтага кертү).
• Дабл-кисс — калтага кертелергә тиешле шарның аткы белән кабат бәрелешүе.
• Заказлы шар — уен кагыйдәләре таләп иткән очракларда, уенчы уйнарга ният иткән шар (инглизчә — called ball). Бу хакта уенчы реферига алдан ук хәбәр итәргә тиеш була.
• Заказлы калта — уен кагыйдәләре таләп иткән очракларда, уенчы теге яки бу шарны кертергә теләгән калта (инглизчә — called pocket). Бу хакта уенчы реферига алдан ук хәбәр итәргә тиеш була.
• Кикс — аткыга таяк белән уңышсыз сугу.
• Кластер — ике яки күбрәк шарның таратып җибәрелмәгән килеш, бер-берсенә ябышып торган халәте.
• Клиренс — “өстәлне чистарту”, бөтен шарларны калталарга кертеп бетерү.
• Тотал клиренс — бөтен шарларны, беренчесеннән башлап соңгысына кадәр, бер үк серия барышында калталарга кертеп бетерү.
• Кистерешле сугу — уйнала торган шарны теге яки бу якка таба тиешле юнәлештә кузгатып җибәрү өчен аткы белән орынма бәрү алымы.
• Кросс-дабл — аткы һәм аның аша сугылган шар траекторияләренең кисешүе; шундый сугу ярдәмендә уйнала торган шарны каршы яктагы калтага кертү.
• Кулдагы шар — көндәшнең ялгышыннан соң каршы як тарафыннан болкер ярымтүгәрәгенең (“D секторы”ның) теләсә кайсы ноктасына куеп уйнала торган аткы (инглизчә — ball in hand).
• Кьюинг — бильярд таягын куллану алымнары.
• Кэннон — аткының башка шарлар белән көтелмәгән яки алдан уйланылган бәрелеше.
• Максимум — бер сериядә тупларга мөмкин булган иң күп баллар санына ирешү — 147 балл җыю. Моның өчен башта 15 кызыл шарны да кара шар аша чиратлаштырып кертеп бетерергә (15х1+15х7=120 балл), соңыннан өстәлдә калган ”төсле шарлар”ны да калталарга юлларга кирәк (2+3+4+5+6+7=27 балл). Уен башында “ирекле шар” игълан ителгән очракта, 155 балл тупларга мөмкин, ләкин “максимум” буларак, барыбер 147 балл исәпләнә.
• Мисс — ялгыш җибәрү, аткының уйналырга тиешле шарга кагылмыйча үтүе.
• Уйнап кире кайтару — теге яки бу шарны калтага кертү өчен түгел, ә аткыны көндәш өчен җайсызрак урынга җибәрү яки “снукер халәте” барлыкка китерү максатыннан ясалган бәрелеш.
• Плант — уйналырга тиешле, әмма аткыдан яшерен торышта булган кызыл шарны шул ук төстәге башка шарлар аша бәрдереп калтага кертү.
• Кисештерү — аткыны, уйнала торган шар башка юнәлештә китсен өчен, бу шар белән аның үзәгеннән читтәрәк бәрдерү.
• Ре-рек — уенны нәтиҗәле сугулар аша дәвам иттерү мөмкин булмаган очракта (пат халәтендә), фреймны үткәрелмәгән дип санап, яңа фрейм игълан итү. Ре-рекны, уенчылар нәтиҗәле сугу үткәрергә базмаган очракта, рефери үзе генә дә игълан итә ала. Ике уенчының үзара килешеп фреймны яңадан башлау үтенече дә кабул ителергә мөмкин.
• Кара ре-рек — фрейм тәмамлангач исәп тигез булса, җиңүчене ачыклар өчен, бердәнбер кара шарны калтага кертү өчен уйнау. Башта җирәбә үткәрелә, аны откан уенчы йә үзе уенны башлый, йә беренче сугуны көндәшенә тапшыра.
• Рест (спайдер-рест, “аккош муены”) — аткыга кул җитмәгәндә снукер таягын куеп уйнау өчен махсус җайланма.
• Ирекле шар — көндәшнең ялгышыннан соң аткы снукер халәтендә калса, ягъни икенче уенчы уйнарга тиешле шарлар яшеренгән, төгәлрәге, аткы, башка шарларга кагылмыйча, ике яктан да аңа кадәр барып җитәрлек булмаса, “ирекле шар” игълан ителә: уенчы теләсә кайсы шарны калтага кертә ала, моның өчен аның исәбенә уйналырга тиешле шар “бәясе”ннән чыгып балл өстәлә.
• Сенчури — бертоташтан йөз баллык һәм аннан да артыграк мая туплау.
• Сессия — күпфреймлы уеннарның бертоташтан үткәрелә торган өлеше. Гадәттә 8 яки 9, бик сирәк кенә 10 фреймнан тора. Дүртенче яки бишенче фреймнан соң 15 минутлык тәнәфес ясала. Шулай итеп, сессия ике ярымсессиягә бүленә.
• Снукер — уенның атамасы.
• Снукер халәте — аткының уйналырга тиешле шарлардан яшерелгән булуы, аткыны бу шарларга турыдан-туры тидерү мөмкинлегенең булмавы. Кайвакыт уенчы, ялгыш җибәреп, үзенә үзе дә “снукер куярга” мөмкин. Бу халәт бильярдның башка төрләрендә дә барлыкка килә ала; мәсәлән, пул уенында ул “битлек” дип атала.
• Спайдер — озайткыч, снукер таягын озынайту өчен махсус ялганма; берничә озынлыкта була.
• Уратып җибәреп тидерү — аткының уйнала торган шарга таба туры юлын башка бер шар өлешчә томалап торса, аткыны тиешенчә бөтерелдереп җибәрү (винт ясау) ярдәмендә бу киртәне әйләнеп үтү алымы.
• Үзәк нокта — уен өстәленең геометрик үзәге (инглизчә — center spot).
• Үзәк сызык — уен өстәлен ике тигез өлешкә бүлүче сызык (инглизчә — center string).
• Флюк — уен кагыйдәләре бозылмаган хәлдә, уйнала торган яки башка берәр шарның очраклы рәвештә калтага керүе (инглизчә — fluke). Мондый көтелмәгән уңышның кайвакыт уенчы файдасына булмавы да мөмкин.
• Фол (ялгыш) — уен кагыйдәләренең бозылуы. Бу очракта ялгыш җибәргән уенчыга дүрт баллдан җиде баллга кадәр штраф бирелә. Уен аның көндәше карамагына күчә, көндәш исә уенның үзенә файдалы яки зыян китермәслек рәвештә дәвам иттерү вариантларының берсен сайлап ала ала.
• Фрейм — снукер уены партиясе.
• Фрейм-бол — фреймда теоретик яктан хәлиткеч дип санала торган шарны калтага кертү; көндәш калган шарларның барысын да кертеп бетергән очракта да исәпнең барыбер өстенлеккә ирешкән уенчы файдасына булып калуы. Ләкин оттырып баручы, көндәшенең ялгыш җибәрүенә өмет баглап, уенны дәвам итә ала. Бу очракта ул гадәттә җитешмәгән балларны ясалма рәвештә “снукер халәте” барлыкка китереп кире кайтару мөмкинлеген эзли.
• Матч-бол (яки Гейм-бол) — бөтен уен нәтиҗәсе өчен дә хәлиткеч булган фрейм-бол (инглизчә — match ball һәм game ball).
• Орынулы шар (инглизчә — touching ball) — аткының “уйнап кайтару” алымыннан соң икенче уенчы тарафыннан уйналу ихтималы булган бер яки берничә шарга кагылып торуы. Бу очракта уен чираты үзенә күчкән көндәш аткыны, башка шарларга тидермичә дә, үзе теләгәнчә юнәлтә ала. Аткы кызыл шарлар уйналганда “төсле” шарга тиеп торса, “орынулы шар” халәте игълан ителми. Һәм киресенчә.
• Өстәл башы — уен өстәленең болкер сызыгы һәм “D секторы” урнашкан өлеше һәм аның кыска борты (инглизчә — head of table).
• Өстәл төбе — уен өстәленең уен башында шарлар урнаштырыла торган өлеше һәм аның кыска борты (инглизчә — foot of table).
• Ярымсессия — сессиянең 4 яки 5 фреймнан торган өлеше. Ике ярымсессия арасында 15 минутлык тәнәфес ясала.
• • •
“Снукер теле”ндә шаяртып әйтелә торган сүзләр һәм сүзтезмәләр да юк түгел. Берничә мисал:
• “Агартканчы юу”. Бер уенчының үз көндәшен бер генә фреймда да оттырмыйча җиңүе инглизчә Whitewash дип атала. Мәгънәсе — агартканчы юу.
• “Кыска чәчлеләр” — һәвәскәрләр, профессионал статусына ия булмаган уенчылар (инглизчә — bangers).
• “Машинага ияреп керү” — ялгышлы уен: аткының уйналган шар артыннан шул ук калтага кереп китүе (инглизчә ясалма сүз — followthatcar).
• Ятак — бильярд өстәленең уен өслеге (инглизчә — bed).
• Үле шар — бәреп кертелә торган шарга каршы бөтерелдереп җибәрелгән аткының, үз әйләнешләрен тулысынча шул шарга биреп, хәрәкәтсез калуы (инглизчә — deadball). Аткыны “үтерү” — зур уен осталыгы таләп итә торган алым.
2021/2022 еллар сезоны турнирларында катнашкан уенчыларның исем-фамилияләре калын хәрефләр белән бирелә.
Урын | Илләр — Уенчылар | Җиңүләр саны | Кайсы елларда |
---|---|---|---|
1. | Джо Дэвис | 15 | 1927–1940, 1946 |
2. | Фред Дэвис | 8 | 1948, 1949, 1951, 1952–1956 |
2. | Джон Палмэн | 8 | 1957, 1964 (2×), 1965 (3×), 1966, 1968 |
4. | Стивен Һендри | 7 | 1990, 1992–1996, 1999 |
5. | Рей Риардон | 6 | 1970, 1973–1976, 1978 |
5. | Стив Дэвис | 6 | 1981, 1983, 1984, 1987–1989 |
7. | Ронни О’Салливан | 6 | 2001, 2004, 2008, 2012, 2013, 2020, 2022 |
8. | Джон Һиггинз | 4 | 1998, 2007, 2009, 2011 |
9. | Джон Спенсер | 3 | 1969, 1971, 1977 |
9. | Марк Уильямс | 3 | 2000, 2003, 2018 |
9. | Марк Селби | 3 | 2014, 2016, 2017, 2021 |
12. | Уолтер Дональдсон | 2 | 1947, 1950 |
12. | Алекс Һиггинз | 2 | 1972, 1982 |
14. | Һорес Линдрум | 1 | 1952 |
14. | Терри Гриффитс | 1 | 1979 |
14. | Клифф Торберн | 1 | 1980 |
14. | Деннис Тейлор | 1 | 1985 |
14. | Джо Джонсон | 1 | 1986 |
14. | Джон Пэррот | 1 | 1991 |
14. | Кен Доэрти | 1 | 1997 |
14. | Питер Эбдон | 1 | 2002 |
14. | Шон Мёрфи | 1 | 2005 |
14. | Грэм Дотт | 1 | 2006 |
14. | Нил Робертсон | 1 | 2010 |
14. | Стюарт Биңһәм | 1 | 2015 |
14. | Джадд Трамп | 1 | 2019 |
14. | Люка Бресел | 1 | 2023 |
Максималь сериягә ирешү буенча хәзерге заман уенчыларыннан ирланд чыгышлы инглиз профессионалы Ронни О'Салливан рекорд куючы дип теркәлгән. 2001, 2004, 2008, 2012, 2013 елларда биш тапкыр дөнья чемпионы булган оста спортчы чирек гасыр дәвамында 15 мәртәбә максималь серия ясаган (соңгы тапкыр — 2018 елның 17 октябрендә, English Open 2018 турнирында). Моннан тыш, снукер турнирлары статистикасында йөзәр баллык серияләр дә теркәлеп бара, алар инглиз алынмасы “сенчури” атамасын йөртә. Рейтинглы турнирларда максималь яки иң зур брейкка ирешкән снукерчыларга гадәттә өстәмә бүләк тә бирелә.
Ронни О'Салливанның бу категориядә снукер тарихында беренче булып, үз профессионаллык карьерасында 1000 сенчури-брейкка иреште. Бу вакыйга 2019 елның 10 мартында, Coral Players Championship 2019 турнирының финалында булды. Аның көндәше австралияле Нил Робертсон иде. Уенның соңгы 14 нче фреймында Ронни бертоташтан 134 балл туплады һәм бу матчта 10:4 исәбе белән җиңү яулады.
Ронни О’Салливан снукер уенының тагын бер рекордын үз кулында тота: турнирларның берсендә ул, көндәшенә бер генә балл да җыярга мөмкинлек бирмичә, берничә фреймда берьюлы 566 балл туплый алды.
Танылган снукерчының казанышлары арасында “максималь алсу брейк” дигәне дә бар. Ронни О'Салливан — дөньяда максималь сериягә гел алсу төстәге шарны гына кертә-кертә ирешкән бердәнбер оста (бу очракта 132 балл җыела). Бу уңыш Роннига Бөекбританиянең 2006 елгы беренчелегендә насыйп булды.
Өстәвенә Ронни О'Салливан ике кул белән бертигез уйнаучы берничә профессионал арасында да иң яхшысы дип санала. Мондый универсальлек еш кына аңа уенда зур өстенлек бирә.
Ронни О’Салливанның рәсми булмаган тагын бер рекорды бар: 2018 елның “Шаңһай осталары” (Shanghai Masters 2018 — Ронни анда җиңү яулады!) турнирыннан соң, аның чирек гасырлык профессиональ карьерасы дәвамында алган бүләкләү акчалары 10 миллион фунт стерлингтан артып китте (инглиз уены булгач, акчалар да инглизнеке инде).
Иң яхшы казанышлар
Уенчылар | Казанышлар | Ирешелгән уңыш | Турнирлар | Еллар (сезоннар) | |
Ронни О'Салливан | Турнирларда иң яшь җиңүче | 17 яшь | Бөекбритания беренчелеге | 1992 | |
Бер турнирда ясалган максималь серияләр саны | 3 | Embassy дөнья беренчелеге | 1997, 2003, 2008 | ||
Бер сезонда ясалган максималь серияләр саны | 3 | 2007/2008 | |||
Максималь сериягә ирешү өчен сарыф ителгән вакыт | 5 минут 20 секунд | Embassy дөнья беренчелеге | 2006 | ||
Джадд Трамп | Максималь сериягә ирешкән иң яшь профессиональ снукерчы | 14 яшь 206 көн | Potters Under-16 Tournament 2004 | 2004 | |
Ронни О'Салливан | Йөз баллык серияләр саны (даими үзгәреп тора, соңгы казаныш) | 1274 | 2024 World Snooker International Championship | 3 ноябрь, 2024 ел | |
Ронни О'Салливан, Алистер Картер | Бер уенда ясалган максималь серияләр саны | 2 | Embassy дөнья беренчелеге | 2008 | |
Ронни О'Салливан | Уенчы карьерасында ясалган 147 баллык максималь серияләр саны | 15 | English Open 2018 | 17 октябрь 2018 | |
Нил Робертсон | Бер сезонда ясалган 100 баллык серияләр саны | 103 | 2013-2014 | ||
Беррәттән өч сезонда ясалган максималь серияләр саны | 208 | 2013/14−2014/15−2015/16 | |||
Стивен Һендри | Иң яшь дөнья чемпионы | 21 яшь | Embassy дөнья беренчелеге | 1990 | |
Дөнья чемпионы титулына ирешүләр саны | 7 | Embassy дөнья беренчелеге | 1990, 1992-1996, 1999 | ||
Джон Һиггинс, Шон Мёрфи | Бер уенда бер-бер артлы ясалган йөз баллык серияләр саны | 4 | |||
Стивен Магуайр | Беррәттән ике уенда бер-бер артлы ясалган йөз баллык серияләр саны | 5 | Бөекбритания беренчелеге | 2004 |
Снукер уены спортчыда кешелеклелек сыйфатларын да тәрбияли ала икән. Моңа, мәсәлән, Ронни О'Салливанның тормыш юлы һәм олыгая барган саен кичергән уңай үзгәрешләре дәлил булып тора.
Ронни, безнеңчә әйтсәк, “авыр гаилә”дә туып үскән. Ул бала чакта аның әтисе-әнисе секс-шоп тотып һәм порнография сатып-таратып көн күргән. Гаиләдәге өлкән бала, Ронни озак еллар буе бу бизнес тирәсендә чуалган гангстерлар һәм мафиоз бәндәләр йогынтысында булган.1992 елда, 16 яшенә җитеп яшүсмерләр турнирларында катнаша башлагач, аның әтисен сыраханәдә сугышып кеше үтергән өчен төрмәгә утырталар. Гомерлеккә дип. Ронни гаиләнең бердәнбер туйдыручысы булып кала. Аңа профессионаллыкка гадәттәгедән иртәрәк күчәргә туры килә. Бер елдан соң Ронниның әнисе дә төрмәгә эләгә — салым түләмәгән өчен. Соңрак булачак дөнья чемпионы үзе дә мәхкәмә эскәмиясе аша үтә һәм шартлы рәвештә “срок” ала...
Бу хәлләр Ронниның характерында тирән эз калдыра. Ул сабырсыз һәм тотнаксыз булып китә. Шул сәбәпле аның беренче тапкыр гаилә коруы да уңышсыз булып чыга. Тәүге кыз баласы әтисенең матди ярдәме белән аякка баса, ләкин ата тәрбиясен күрмәгән килеш...
Ронниның уен осталыгы әле бүген дә аның психологик халәтенә бәйле булып кала. “Ракета” кушаматлы снукерчы чыннан да, кәефе әйбәт булганда, теләсә кемне җиңәрлек. Элегрәк киресенчә дә булып куя иде. Әйтик, Бөекбританиянең 2006 елгы чемпионатында ул, кәефе булмау сәбәпле начар уйнавын сылтау итеп, Стивен Һендри белән уенны ташлап чыгып китте. Моның өчен WPBSA аңа зур күләмле штраф салган иде. Ул әле 2003 елда да дисквалификациягә юлыккан иде. Ирландия турнирында җиңеп чыкканнан соң, Ронниның... допинг кулланганлыгы ачыкланды. Гәрчә снукер уенында стимуляторлар бөтенләй файда китермәсә дә. Һәм аны ярты ел дәвамында уйнатмадылар. Ни өчен допинг кабул иткәнен ул үзе дә аңлата алмады.
Ронниның балачак тәрбиясеннән килгән түземсезлеге үзен кайвакыт уенда зур өстенлеккә ирешкәч сиздерә башлый. 2014 елгы дөнья чемпионатының финалында ул үзенең төп көндәше булып киткән Марк Селбины 11:5 исәбе белән җиңеп бара иде. Шулвакыт “Лестер хәйләкәре” кушаматын алган Селби уен тактикасын көтелмәгән рәвештә һәм кискен үзгәртте һәм шуның белән Роннины чыгырыннан чыгаруга иреште. Бик югары уен техникасына ия булган Марк гадәттәгедән әкренрәк уйный башлады һәм, бернинди инициативага дәгъва кылмыйча, позицияне “корытырга” тотынды. Һәм Ронниның уенны тизләтергә омтылып ясалган адымнарыннан бик оста файдаланды. Нәтиҗәдә матч аның файдасына 18:16 исәбе белән тәмамланды.
Җитмәсә, ул бит әле озак еллар буе медицинада “тимер өянәге” дип аталган һәм дәвалауга бөтенләй диярлек бирешми торган чирдән дә интекте. Авыртуыннан бигрәк борчуы күбрәк, диләр бу авыру турында. Ниһаять, 2014 елда табиблар Роннины бу бәладән коткара алдылар. Һәм снукер уенына тартылуы Роннины үзен кулга алырга, тормышка һәм дөньяга карашын үзгәртергә мәҗбүр итте. Югыйсә, спортның бу төрендә уңышка ирешәм дип хыялланма да! Бүген О'Салливан икенче гаиләсендә тигез һәм бәхетле тормыш кичерә. Дүртенче баласы, 2007 елгы Ронни Икенче дә снукер таягы тотып клубка күнегүләр ясарга йөри инде.
2010 елда Ронниның әтисен, гомерлеккә мәхбүс дигән хөкемне үзгәртеп, төрмәдән чыгаралар — “үрнәк булырлык тәртибе өчен”. Мондый гадәттән тыш чишелешкә дөньякүләм абруйлы һәм планетаның һәр төбәгендә җанатарлары булган чемпион керткән өлеш әлегә сер булып кала.
Тормыш әмма гел асфальт юллардан гына бармый, еш кына тизәккә дә баса. Снукер уенының тискәре яклары да юк түгел икән. Бүген Британиядә, бу уен белән мавыгып киткән балаларның күбесе юньләп укымый, кайсыберсе хәтта укуын бөтенләй ташлый, дип зарланалар. Белемсез калалар, барысы да чемпион булып бетә алмый бит инде, дип чаң кагалар! Ни хәл итмәк, аларның “илаһы” булып киткән Ронни О'Салливан үзе дә... өч кенә сыйныф бетергән кеше бит!
Ронни, әлбәттә, аларны хәленнән килгәнчә туры юлга күндерергә тырыша. Ышанычлы ярдәмчесе булган бер журналист кыз ярдәмендә үз истәлекләрен бастырып чыгара ул, аның китаплары, иң яхшы бестселлерлар кебек, күз ачып йомганчы таралып бетә. Нәтиҗәсе булырмы-юкмы бу үгет-нәсихәтләрнең, бер Алла гына белә...
Снукер өстәленең озынлыгы — 12 табан (фут), ягъни 3556 мм. Киңлеге — 6 табан, димәк, 1778 мм. Уен яссылыгы — 851-876 миллиметрлар арасында. Ә менә авырлыгы бер тонна ярымга җитәргә мөмкин.
Болкер сызыгы өстәлнең гомуми озынлыгыннан 737 миллиметрлык өлешне бүлеп ала. Аның кырындагы ярымтүгәрәкнең радиусы 292 мм. Кара шар ноктасы өстәлнең үзенә якындагы кырыеннан 324 миллиметр ераклыкта.
Өстәл өслегенә яшел төскә буялган тәрәшләнгән йон тукыма җәяләр. Иң зур күләмле турнирларда аны алмаштыралар, гадәттә чирекфинал уеннары алдыннан.
Өстәл почмакларында һәм уртасындагы алты калтаның киңлеге 90 мм. Аларга кертелгән шарларны җыю өчен җидешәр шар сыярлык махсус “кесәләр” беркетелгән.
Снукер шарларының диаметры 52,5 мм, ягъни пул шарларыныкыннан бераз кимрәк. Барысының да авырлыгы бертигез, 130-150 грамм булырга тиеш.
"Бильярдлар теориясе" бүген эргодик теориянең һәм динамик системалар теориясенең аерылгысыз өлеше, физикада мөһим кулланылышка ия. Математик Гальперин бильярд ярдәмендә санны билгеләү ысулын булдырган.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.