![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/80/Slavic_europe.svg/langtt-640px-Slavic_europe.svg.png&w=640&q=50)
Славяннар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Славяннар яки ыслаулар (тат.лат. ıslawlar) (бор. слав. словѣнє, рус. славяне, белар. славяне, укр. слов'яни, болг. славяни, серб. һәм мак. Словени, словен. Slovani, пол. Słowianie, чех. Slované, словак. Slovania, кашуб. Słowiónie, югары луж. Słowjenjo, иске тат. آسلاولار, ыслаулар[1]) - Аурупаның эре милли-тел уртаклыгы.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/80/Slavic_europe.svg/640px-Slavic_europe.svg.png)
Хәзерге вакытта славяннар Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш Аурупада һәм Ерак Көнчыгышка кадәр тора. Славян кимчелеге Көнбатыш Аурупада, Америкада, Кавказ арты төбәгендә, Үзәк Азиядә яши.
Славяннар гомум халык саны 300-350 млн кеше.
- Көнбатыш славяннар - ләхләр, чехлар, словаклар, силезлеләр, моравиялылар, кашублар, сорблар
- Көнчыгыш славяннар - белоруслар, русиннар, руслар, украиннар
- Көньяк славяннар - Дунай болгарлары[2], сырблар, хорватлар, бошнаклар, македоннар, словеннар, каратаулылар/монтенегролылар.
Бер караш буенча словѣне - безнеңчә сөйләшүче халык дигән сүз (алманнардан аермалы буларак, немец - ят телдә сөйләшүче халык).