From Wikipedia, the free encyclopedia
Ситдыйк Айдаров - күренекле татар артисты.
Ситдыйк Айдаров | |
---|---|
Туган телдә исем | чын фамилиясе Рәхмәтуллин[1] |
Туган | 25 декабрь 1895 Чыршы, Дөбъяз районы |
Үлгән | 13 сентябрь 1938 (42 яшь) |
Милләт | татар |
Һөнәре | татар артисты |
Җефет | I Әшрәф Синәева II Галия Кайбицкая |
Балалар | улы Сәйяр Айдаров |
Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Чыршы авылында туа. Мәрҗани мәдрәсәсендә дүрт ел белем ала, аннары аны ташлап эшкә урнашырга мәҗбүр була. «Сәйяр» труппасына ул 1913 елда килә, беренче роле А.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»дә Миловзоров роле була. Аннан соң К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»ендә, М. Горькийның «Мещаннар»ында чыгыш ясый. Ләкин аны Айдаров итеп таныткан сәләте – ул беренчеләрдән булып татар сәхнәсендә музыкаль–драматик рольләрдә чыгыш ясавы. Шундыйлардан «Галиябану» спектаклендә Хәлил образын күрсәтергә була. Гражданнар сугышы чорында ул фронт труппаларында хезмәт итә. Ә 1924 елдан 1933 елга кадәр Г.Камал театрында эшли. Төп рольләре: «Мәкер вә мәхәббәт»тә Фердинанд, «Ревизор»да Хлестаков, «Таһир-Зөһрә» Таһир, «Зәңгәр шәл»дә Булат, «Казан сөлгесе»ндә Ильяс, «Сүнгән йолдызлар»да Исмәгыйль һ.б. Ситдыйк Айдаров 1933–1938 елларда Мәскәү консерваториясенең опера студиясендә укый, опера сәхнәсендә лирик баритон буларак чыгыш ясый. Күпкырлы талант иясе Ситдыйк Айдаров – татар театр тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.