From Wikipedia, the free encyclopedia
Синоним яки мәгънәдәш сүз (бор. грек. synonymos — бердәй исемле) — мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүз — кансыз[1].
Бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме синонимик оя (рәт) хасил итә. Синонимик ояда андагы сүзләрнең мәгънәләрен берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә торган, телдә продуктив кулланыла, барысы өчен дә төп, уртак, ситилистик бизәкләрдән азат сүз доминанта (Кара) була. Синонимнарның аермалы (дифференциаль) билгеләре берничә төрле булырга мөмкин: эчтәлекләре ягыннан (агару — чал керү, чал төшү); синонимның нинди стильдә кулланылуы ягыннан (агару — кырпак төшү; ду килү, дуамаллану, җенләнү, тилерү котырыну — сөйләм теленә хас); эмоциональ-экспрессивлыгы ягыннан (ирония, иркәләү, ачулану, өнәмәү): ду килү — кирәген бирү, тетмәсен тетү, арт сабагын укыту).
Аермалы билгеләргә карап, тел белемендә синонимнарның түбәндәге төрләрен аералар:
Идеографик синонимнар — мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Идеографик синонимнар телдә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Фикерне төгәл, анык итеп җиткерүдә бу төр синонимнар зур роль уйныйлар. Идегорафик типтагы синонимнар берсе урынына икенчесе килә алмый, чөнки мәгънә төсмерләрен аермыйча куллану фикерне төгәл биреп бетермәү генә түгел, бөтенләй башкача аңлауга да юл калдыра.
Стилистик синонимнар — төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнарны атыйлар. Мәсәлән: Аның каравы Сүбәдәй, өй-юртасына кайткач, баш көтүчене дәшеп камчы белән ярды, кыйнады. Эмоциональ-эспрессив синонимнар — чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерү ягыннан аерыла торган синонимнар. Мәсәлән: Ул, нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай, ниндидер башсыз тәвәкәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды.
Абсолют синоним — бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килә торган синонимнар. Бу төр С. мәгънә дифференциациясе юк. Сиңа, балакаем, Аллаһы Тәгалә барысын да биргән, Ходай синнән берни дә кызганмаган.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.