Себер ханлыгы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1428-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.
Кыска фактлар
Себер ханлыгы юк ителгән | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Себер ханлыгы 15-16 гасырларда | ||||
Башкала | Чимги-Тура, Кашлык | |||
Тел(ләр) | иске татар теле | |||
Халык | себер татарлары, башкортлар, хантлар, манси, һ. б. | |||
Идарә итү төре | ханлык | |||
Нәсел | Шәйбәниләр, Тайбугалар | |||
Ябу
Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы.
Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.
Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.