From Wikipedia, the free encyclopedia
Сасанидлар дәүләте (Пәһләви телендә: [Ērānšahr] (Эраншахр) — «Иран (арийзар) дәүләте»; شاهنشاهی ساسانیان фарсы телендә: شاهنشاهی ساسانیان [šāhanšāhije sɒsɒnijɒn]) — хәзерге Ирак һәм Иран җирендә парфяннарның Аршакилар династиясе төшеп, властька фарсы династиясе — Сасанидлар килү белән оештырылган дәүләт. Ул 224—651 елларда тора. Кайвакыт Сасанидлар дәүләтенә карата империя термины кулланыла[1].
Сасанидлар династиясенә Ардашир I Папакан тарафыннан Аршаки династиясе вәкиле Артабан V парфян патшасын (фарсы телендә:اردوان Ардаван) җиңгәннән соң нигез салына. Соңгы Сасанидлар шаһиншаһы (патшаларның патшасы) Йәзегәр III (632—651) була. Ул 14 ел буе Гәрәп хәлифәтенә каршы барган сугышта җиңелә.
III гасыр азагында — IV гасыр башында империянең берничә көнчыгыш өлкәсе аерылып чыга. Әмма Шапур II (309—379 ее) хәкимлеге вакытында алар кабаттан кайтарыла. 387 елдагы килешү буенча Сасанидларга Месопотамияның районнары һәм Әрмән патшалыгының зур өлөше күчә.
V гасырда Әрмәнстан, Кавказ Албаниясе һәм Иберия династияләренең патшалары Сасанидларның башлыгы булып тора. V гасырның икенче яртысында Кавказ аръягы, 571—572 елдан — Әрмәнстанда ихтилаллар була. Маздакилар хәрәкәте барлыкка килгәннән соң V гасыр азагында идарә итү системасында, социаль-сәяси структурада һәм мәдәнияттә тирән үзгәрешләр була.
Хөсрәү I Ануширван вакытында империя нык үсеш алган була (531—579 еллар). Хөсрәү I хакимлеге вакытында югары катлам вәкилләренең бер өлеше дәүләттән һәм патшадан икътисади бәйле була, шулай ук бюрократик аппарат һәм чиновникларның әһәмияте арта. VI гасырда Византия белән уңышлы һәм уңышсыз сугышлар була. 558—568 елда Төрки каганаты эфталитларны тар-мар иткәч, Әфганстан һәм Урта Азияның кайсыбер өлкәләре каганатка ясак түләү бурычы белән Сасанидлар дәүләтенә керә. 570 елларда Йәмән буйсындырыла. 589-чы елларда дәүләткә яу килгән төркиләр тар-мар ителә. Византия белән озак сугыш дәүләтнең матди ресурсларын ярлыландыра. Бу хәл һәм шулай ук салымнарның катгый арттырылуы Сасанидлар дәүләтенең сәяси һәм икътисади куәтен какшата. VII гасырда ислам дине керә[2].
Хөсрәү II Парвиз (Абарвез, Апарвез, 591—628 еллар) —Хөсрәү I Ануширванның оныгы, Ормизд IV улы. Аның хакимлеге вакытында Сасанидлар дәүләтенең чикләре вакытлыча булса да киңәя. Шул чакта империя хәзерге Иран, Гыйрак, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Әфганстан, хәзерге Төркиянең көнчыгышы һәм хәзерге Һиндстан, Сүрия, Пакьстанның өлешләре керә; Сасанидлар дәүләте өлөшчә Кавказ, Үзәк Азия, Гарәпстан ярымутравы, Мисыр, Иордания һәм Израиль җирләрен басып ала. Нәтиҗәдә, Сасанидлар Ираны (кыска вакытка булса да) Әһәмәниләр дәүләтенә кадәр киңәя.
628—632 елларда 10 патша алышына. Язегер III чорында VII гасыр уртасында Сасанидлар империясен Гәрәп хәлифәте йота.
Сасанидлар дәүләте | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 224 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Сасанидлар[d] |
Демоним | Sassanian һәм Persian |
Нигезләүче | Ардашир Папакан[d] |
Рәсми тел | урта фарсы теле, парфия теле[d], Койне һәм арами теле[d] |
Мәдәният | Зур Иран[d] |
Дөнья кисәге | Азия һәм Африка |
Башкала | Истахр[d] һәм Тисфун[d] |
Идарә итү формасы | феодаль монархия[d] һәм Монархия |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | шахиншах[d], сасаниләр[d] һәм Фарсы императоры (Сассанид империясе)[d] |
Халык саны | 40 000 000 |
Киләсе | Рәшидия хәлифәте[d], Каренвандлар династиясе[d], Zarmihrids[d], Дабуиды[d], Masmughans of Damavand[d] һәм Баванди[d] |
Алыштырган | Фарсы патшалыгы[d], Парфия патшалыгы һәм Элимаида[d] |
Кулланылган тел | урта фарсы теле, арами теле[d], харезмча[d], гарәп теле, борынгы көньяк гарәпчәсе[d], гөрҗи теле, сван теле, грабар[d], парфия теле[d], Койне һәм авеста теле |
Гамәлдән чыгу датасы | 651 |
Мәйдан | 3 500 000 км² (550) |
Рәсми дине | Зәрдөштлек, Манихейлык, митраизм[d], христианлык, Кече Азия, Кече Азия[d], буддизм, гарәпләр, ислам, яһүд дине, Һинд дине һәм мандеизм[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Национальная галерея Виктории[d] |
Сасанидлар дәүләте Викиҗыентыкта |
Беззең эрага кадәр III гасырда Иран Аршакиларның парфян династиясе берләштергән берәмлек була. Гамәлдә ул мөстәкыйль кенәзлекләрдән корольлекләрдән торган конфедерация була. (Чагыштыру өчен: Киев Русе XIII гасырда). Даими үзара сугышлар, бәрелешләр Иранны нык көчсезләндерә. Рим империясенең хәрби куәте һәм көнчыгышка таба экспансиясе нәтиҗәсендә парфяннар Месопотамиянең берничә төньяк калаларын бирергә мәҗбүр була.
Иран Парс вакытында яңадан оеша башлый. Иранның көньяк-көнбатышында урнашкан Парс провинциясе аның тарихындагы мөһим роль уйный (Парс, яки Фарс — греклар аны «Иран» урынына куллана башлый).
Сәсән — каһин, Анахит Алиһәсе храмы тылсымчысы[3], ул Парсның хәким («патша») династиясенә карый һәм мөһим урын били. Аның улы Папак Истахраның хакиме, шаһ титулына ия була. Сәсәннең оныгы, Папакның улы Арташир каһиннәр һәм ыруның югары катламы ярдәмендә күтәрелә. Үз биләмәсенә күрше җирләрне кушу нәтиҗәсендә көчәя бара һәм Парсның иң билгеле хакимен бәреп төшерә. Тәхет өчен Арташир бертуган агалары белән көрәш алып бара һәм җиңеп чыга. Иранны берләштерүгә омтылуы аны Аршакилар белән дошманлаштыра.
Дарабгерд кальгасы коменданты вазифасыннан башлаган Арташир Парсны гына биләп калмый, тиздән Исфаһан һәм Керман өлкәләрен куша, Месопотамия белән чиктәш Хузистанга бәреп керә һәм төньякка юл тота. Аңа каршы парфян гаскәре чыга. 224 елның 22 апрелендә Ормигаздан тигезлегендә алар арасында кызу сугыш була һәм Арташир җиңә. Әмма Иран җитәкчесе булу өчен аңа тагын 80 удел кенәзен буйсындырырга туры килә. Шулай да бай сарайлар төзелгән Фарс (Парс) дәүләтнең баш өлкәсе ролен уйнамый. Аршакилар традициясе буенча башкалалар дип Селевкия һәм Ктесифон, Тигр елгасы буендагы «калалар» билгеләнә. Монда, илнең көнбатышында, өлкәдәге иң уңдырышлы җирләр, Иранны көнбатыштагы Урта диңгез гаваньнәре, төньяктагы Әрмәнстан, Кавказ Албаниясе, Иверия, Лазика, көньяктагы Персия култыгы һәм көньяк Гарәпстаны, көнчыгыштагы Һиндстан белән бәйләүче сәүда юллары үтә.
226 елда Арташир тәхеткә утыра һәм патшалар патшасы — шаһаншаһ титулын кабул итә. Ул Хамадан каласы белән Мидияны, Сакастан һәм Хөрәсән өлкәләрен буйсындыра. Нык көрәш белән Атропатена, Әрмәнстанның байтак өлеше басып алына. Маргиана (Мерв оазисы), Систан һәм Мекран да басып алынган дигән мәглүматлар бар. Шулай итеп, аның дәүләте чиге Әму-Дәрья елгасының аскы өлешләренә кадәр Хорезмга килеп җитә. Кабул елгасы көнчыгыш чиге була.
Армиянең Сасанидлар дәүләте кабул иткән рәсми атамасы — Рөстәм Армиясе (Ростам) — e Rostam Spâh'. Ул Сасанидлар династиясен башлаучы Ардашир I Папакан тарафыннан булдырыла. Сасанидлар армиясе тарихы ике чорга бүленә[4], реформага кадәр Ардашир I-дән алып Хөсрәү Ануширванга кадәр, реформадан соңгы Хөсрәү Ануширваннан алып династия төшкәнче. Ардашир булдырган армия удел кенәзләренең дружиналарыннан торган иррегуляр армия була. Хөсрәү Ануширван исә армияны регуляр һәм профессиональгә әйләндерә.
Дәүләт башында Сасанидлар династиясенә караган шаһанша торган. Тәхеткә варисын ул тик Сасанидлар ыруы арасыннан үзе тере чакта ук билгеләгән. Икенче төрле әйткәндә, Сасанидлар патша нәселеннән дип исәпләнгән.
Дәүләттә югары урынны шаһәрдарлар, ягъни мөстәкыйль өлкәнең хакимнәре, Сасанидларга буйсынган патшалар биләгән. V гасырдан провинция хакимнәре марзпан дип аталган. Дүрт бөек марзпана шаһ титулын йөрткән.
Шаһәрдардан соң киләсе дәрәҗәне виспухр били. Дәүләттә җиде иран ыруы зур урын алып торган. Тик аларның гына дәүләтчелек һәм хәрби варислыкка хокугы була.
Шәхси җире булган, администатив дәрәҗәгә һәм хәрби идарәлеккә алынган югары катламга вузурглар (визурглар) кергән. Чыганакларда алар турында «танылган», «бөек», «атаклы», «зур» кешеләр дип телгә алына. Алар, һичшиксез, дәүләт идарәләгендә зур роль уйнаган.
Иң күп санлы төркемне урта һәм вак җир хуҗалары азатлар, ягъни «иреклеләр» били. Алар хәрби хезмәткә бурычлылар, сугыш вакытында Сасанидлар армиясенең данлыклы атлылары булган.
Кайсыбер чыганаклар раславынча, Арташир I заманында дүрт катлам була:
Каһиннәргә (асраван) берничә дәрәҗә керә: иң югарыда мобедлар, аннан каһин — судьялар (дадхвар) һәм башкалар. Иң түбәнге урынны тылсымчылар били.
Хәрби катламда (артештаран) атлы һәм җәяүле яугирләр була. Җайдакларга җәмгыятьнең өстөнлекле вәкилләре алынган; затлы нәсел вәкилләре гаскәр башлыгы булып тора.
Язучылар төркемен (дибхеран) башлыча дәүләт чиновниклары тәшкил итә. Ләкин аңа шулай ук төрле һөнәр кешеләре: сәркатипләр, дипломатик документ, хат тутыручылар, биографлар, табип, астролог һәм шагыйрьләр дә карый.
Шулай ук крестьяннар (вастриошан) һәм һөнәрчеләр (хутухшан) булган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.