суганчалар төреннән булган культуралы үсемлек From Wikipedia, the free encyclopedia
Сарымсак (рус.чеснок) — суган ыругыннан, лаләчәләр семьялыгыннан 6-8 бүлемтектән торучы суганчалы, 1 метрга кадәр җиткән яссы озын яфраклы купьеллык үләнчел үсемлек. 1,5 метрга кадәр җитүче чәчәк уклары вак,тонык ак чәчәкләрдән торган чәчәк чатыры белән тәмамлана. Кайвакыт чәчәкләре урынына 1,5 — 3 миллиметр зурлыктагы һава суганчыклар үсә.
Сарымсак | |
Кыскача исем | A. sativum |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Allium sativum L., 1753[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Суган[1] |
Таксонның халык атамасы | Knoblauch[2], cultivated garlic[3], 大蒜[4][5], ail, ail commun, ail cultivé, česnek kuchyňský[6], kynsilaukka[7], 蒜[8][9], 蒜[10][5][11][…], 蒜(大蒜)[5], ayu[12] һәм česen |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Нәрсәнең чыганагы | сарымсак[d] һәм чесночное масло[d] |
Бүләкләр | |
Водный след | 589 cubic metre per ton[13] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 4[d][14] |
Таксон ареалы | Кытай[11][15], Фуҗиян[d][16], Тибетский автономный район[d][17] һәм Гуандун[d][18] |
Ссылка на авторов таксона | L. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=2368[19] |
Викибирелмәләр күрсәтмәсе | this is about species, see Q21546392 for the ingredient |
Сарымсак Викиҗыентыкта |
Суганнан аермалы буларак сарымсакның яфраклары тасмасыман, ә суганчасы аерым өлешләрдән,утырту өчен файдаланыла торган тешчекләрдән гыйбарәт.
Сарымсакның орлыгы урынына чәчәк сабагында (июль ахырларында) кечкенә суганча-бүлбеләр үсә. Үчертү өчен нәкъ тә шул бүлбеләрне кулланалар.
Кышка чәчеп калдырган бүлбеләрдән бер тешле суганбаш үсеп чыга. Ул көпшәләнми. Икенче елда кышка утыртып калдырган шул суганбаштан көпшәләнүче сарымсак суганбашы формалаша. Өченче елда сарымсакның тешчекләрен утырталар һәм көзен бүлбеле көпшәләре булган күп тешле суганчалар алалар.
Кыргый хәлдә билгеле түгел. Сарымсакны яшелчә үсемлеге буларак күпләп утырталар. Ул азык буларак күп формаларда кулланыла, шулай ук дару үсемлеге булып тора.
Сарымсакның сортларына килгәндә гадәттә көпшәләнә торган Крупнозубковый, Юбилейный Грибовский, Грибовский-60, Скороспелый(тиз өлгерүчән), Башкирский-85 сортларын сайлыйлар. Шулай ук индивидуаль бакчаларда үстерү өчен көпшәләнми торган язгы җирле сортлар һәм селекционерлар тарафыннан чыгарылган Алейский һәм Гафурийский сортлары да тәкъдим ителә
Грибовский-60 — көзге, тиз өлгерешле сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 3 ай һәм 1 атна чамасы вакыт үтә. Суганчалары эре, 100 граммга кадәр җитә, саклануы уртача.
Крупнозубковый — көзге,тиз өлгерешле сорт. Суганчалары Грибовский-60 сортына караганда ваграк, 80 грамм чамасы. Суганбаштагы тешчекләр уртача 4-5 данә тәшкил итә, бик эреләр.
Гафурийский — язгы,уртача өлгерешле сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 100-110 көн үтә. Суганчасы эре түгел,30-35 грамм чамасы. Тәме бик әче, авыруларга чагыштырмача чыдам.
Алейский — язгы, уртачадан тизрәк өлгеруче сорт. Тишелеп чыкканнан алып өлгергәнче 80-83 көн вакыт үтә. Суганчалары вак, 20-22 грамм гына тәшкил итә. Тәме әче, сакланышы әйбәт: май аена кадәр сакларга мөмкин.
Сарымсак — салкынга чыдам үсемлек. Шуңа күрә көз утырткан уҗым сортлары түбән температурада да үсә башлый( 5-7°),әйбәт кышлый,ә иртә язда,кар эрүгә,үсүен дәвам итә.
Сарымсак түбән ,дымлы, азрак ком катнашкан балчыксыл, органик ашлама белән тукландырылган туфракта әйбәт үсә. Яхшы тиресләндерелгән комлы туфракта да шәп үсә.
Сарымсак утырту өчен иң түбән, ләкин кояш көне буе төшеп торган урынны сайлыйлар. Утырту өчен зарарланмаган кабыклы сәламәт суганчыклар файдаланала.
Сарымсакны сентябрь ахыры-окятбрь башында утырталар. Язгы чәчү сарымсагын иртә язды утырталар. Тешләрен ояларга 5-6 сантиметр ара калдырып утырталар. Утырту тирәнлеге тешнең зурлыгына карап — 5-12 сантиметр. Бүлбечекләрне куерак итеп, рәт араларын 25 сантиметр калдырып 4-5 сантиметр тирәнлектә утырталар.
Утырканнан соң су сибәләр, черемә, саламлы тирес яки пычкы чүбе белән мүлчәлиләр.
Кар эрү белән туфракта беренчел йомшарту үткәрелә. Ә икенче тапкыр июньдә, үсемлекләрдә уклар барлыкка килгәч, көл белән тукландыралар.
Сарымсакның уңышын җыеп алу вакытын күздән ычкындырмаска кирәк. Соңга калганда суганчыкларның кабыклары ярыла һәм башлары тешләргә аерыла, ә бу аның саклану вакытын кыскарта. Шуңа күрә уңышны июльнең өченче декадасында җыялар. Казып алынган сарымсакны, юка итеп җәеп, тонык кояш яктысында яки җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр. Тамырларын төбенә җиткэнче, ә сабагын башыннан 5 сантиметр биеклектә кисәләр.
Халык медицинасында сарымсак бик күп төрле формаларда файдаланыла. Аеруча ашкайнатуны яхшырту өчен бик теләм кулланалар. Сарымсак аппетитны ача, эчәклектәге авыртуларны киметә һәм тынычландыра. Аны шулай ук гипертония авыруларын һәм атеросклерозны дәвалау өчен кулланыла.
Салкын тидереп авырганда, трахеит, бронхит, бронхиаль астма һәм коклюш вакытында күкрәкне атланмай кушылган сарымсак боткасы белән ышкыйлар. Шундый үк ботканы гинекология практикасында трихомонад кольпитларын дәвалау өчен кулланалар.
Бу яшелчә йогышсызландыручы һәм ныгытучы чара буларак борынгы заманнардан ук билгеле. Мәсәлән, Мисыр пирамидаларын төзүче колларга авырмасыннар өчен көн саен сарымсак биргәннәр. Ә бо рынгы греклар һәм славяннар аны агулы еланнар чакканда кулланганнар.
Сарымсакта С витамины яшел сугандагыга караганда күбрәк. Бу яшелчәдә йод, цинк, магний, кальций, органик кислоталар, селен, А, Вр В2 витаминнары бар. Ул атеросклероз һәм грипп авыруларыннан профи лактика чарасы буларак кулланыла. Моның өчен сарымсакны ботка кебек уып, бал һәм алма белән кушалар. Бронхиаль астма, ангина интектергәндә, салкын тигән вакытта, аның парлары белән ингаляция ясау ярдәм итә.
Фитонцидлар (бактерияләрне, паразит гөмбәчекләрне бетерүче яисә аларның үсешен туктатучы биологик актив матдәләр) эшләп чыгарганга күрә, яшел сарымсак үз тирәсендә саклау зонасын барлыкка китерә, шуңа күрә аны өйдә һаваны йогышсызландыру өчен дә үстерергә була.
Медицинада сарымсакның суганчаларын файдаланалар. Узенчәлекле кискен тәме һәм көчле исе андагы эфир мае белән бәйле. Моннан тыш суганчаларында азотлы кушылмалар, шикәрләр (27%ка кадәр),фитостериннар ,аллин гликозиды , С, D, B витаминнары, башка матдәләр бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.