From Wikipedia, the free encyclopedia
Салих Япиев, Салих Җәләлетдин улы Япиев, рус. Япеев Салих Зелялетдинович (1914 елның 17 сентябре, Чиләбе — 1993 елның 20 декабре, Казан) — Татарстан АССР эчке эшләр министры (1954-1978), ССРБ ЭЭМ академиясенең Мәскәү юридик филиалының Казан бүлекчәсе башлыгы (1978-1984). Эчке эшләр хезмәте генерал-лейтенанты (1967). Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Салих Япиев | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Туган телдә исем | Салих Җәләлетдин улы Япиев | |||||||
Туган | 17 сентябрь 1914 Чиләбе | |||||||
Үлгән | 20 декабрь 1993 (79 яшь) Казан | |||||||
Яшәгән урын | Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı, Казан | |||||||
Милләт | татар | |||||||
Ватандашлыгы | Русия империясе→ ССРБ→ Россия | |||||||
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты | |||||||
Һөнәре | министр | |||||||
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе | |||||||
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы | |||||||
Бүләк һәм премияләре | {| style="background: transparent"
| |||||||
Хәрби дәрәҗә | генерал-лейтенант | |||||||
1914 елның 17 сентябрендә Чиләбедә татар мәктәбе укытучысы (соңрак хисапчы-тикшерүче) гаиләсендә туган. Чиләбедә җидееллык мәктәпне (1930) һәм коммуналь төзелеш техникумын (1934), Свердловск коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 1 курсын[1], Ленинград коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 2 курсын тәмамлагач, 1936-1938 елларда Чиләбедә 85нче аерым укчы батальонда хәрби хезмәт үтә, Казан хәрби укуханәсендә кече командирлыкка укып, бүлекчә командиры итеп билгеләнә. Армиядән кайткач, 1938-1941 елларда Чиләбе «Водоканал» оешмасында төзелеш бүлеге прорабы булып эшли.
1941 елның мартында Латвиягә хәрби җыенга чакырыла, шунда Бөек Ватан сугышын каршылый. 71нче гвардия укчы дивизиясе, 115нче аерым төзелеш батальоны составында рота сәяси җитәкчесеннән полк командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Төньяк-Көнбатыш фронт, Балтыйк буе фронтында, Сталинград өчен сугышларда, Курск янындагы сугышта катнаша. Орденнар белән бүләкләнә. Сугышны 1945 елда «подполковник» дәрәҗәсендә төгәлли, 1946 елда сәламәтлеге буенча (сугышта башы һәм күкрәге яралана) хәрби хезмәттән азат ителә һәм ТАССР эчке эшләр органнарына хезмәткә кабул ителә.
24 ел республика милициясе белән идарә итә, үзе дә җинаятьләрне ачуда катнаша. Менделеевск төрмәсендә тоткыннар бунт күтәргәч, коралсыз гына ялгызы төрмәгә сөйләшергә керә, бер сәгатьтән тоткыннар тынычлана. 1964 елның гыйнварында Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә сабый балаларны үтереп йөрүче маньяк пәйда була. Җинаятьченең шәхесе ачыклана, ул Ионисян дигән бәндә була. Казанда туй үткәрергә җыенган җинаятьчене Казан тимер юл вокзалында кулга алуны Япиев оештыра, үзе сорау да ала.
1978 елның мартында, гариза язып, ТАССР эчке эшләр министры вазифасыннан китә, ССРБ ЭЭМ академиясенең Мәскәү юридик филиалының Казан бүлекчәсе башлыгы итеп билгеләнә. Шул көннән педагог хезмәте башлана. Пенсиягә чыккач та, 9 ел милиция ветераннары җәмгыять оешмасы эше белән шөгыльләнә. 1993 елның 20 декабрендә вафат була.
Хатыны Мөнәвәрә Гариф кызы
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.