ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы — 1936 елгы ССРБ Конституциясенә[1] туры китереп оештырылган ССРБ Югары Шурасының ике пулатларның берсе. Үз эшен 1938 елда башланган.
Кыска фактлар Мәгълүмат, Барлыкка килгән ...
рус. Совет Национальностей Верховного Совета СССР | |
Мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 1938 |
Бетерелгән | 1991 |
Дәвамчы оешма |
|
Буйсына | ССРБ Югары Шурасы |
Җаваплы зат |
|
Ябу
Милләтләр Шурасы яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайланылган. Милләтләр Шурасы утырышлары белән рәис һәм аның дүрт урынбасары җитәкчелек иткәннәр.
1936 елгы ССРБ Конституциясенә нигезләнеп, түбәндәге норма буенча сайланылган: һәр союздаш җөмһүрияттән 25 депутат, һәр АССРдан 11 депутат, һәр автономияле өлкәдән 5 депутат һәм һәр милли округдән — бер депутат.
Милләтләр Шурасында депутатлар турыдан-туры милләтләрне (этник төркемнәрне) түгел, ә алар яшәгән территориаль берәмлекләрне вәкиллек иткән.