From Wikipedia, the free encyclopedia
Рус-япон сугышы (яп. 日露戦争 нити-ро сэнсо: 27 гыйнвар (9 февраль) 1904 — 23 август (5 сентябрь) 1905) — Россия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен сугыш.
Рус-япон сугышы | |||
Өс: крейсер "Паллада" атыш астында Порт-Артур гаванендә | |||
Дата |
1904 елның 27 гыйнваре (9 феврале) — 1905 елның 23 августы (5 сентябере) | ||
---|---|---|---|
Урын |
Манҗурия, Сары диңгез, Япон диңгезе, Сәхәлин | ||
Сәбәп |
Россия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен | ||
Нәтиҗә |
Япония империясе җиңүе, Портсмут солых килешүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Николай II һөҗүмчән сәясәте буенча Россия Көнчыгыш Азиядә өстенлек итәргә тиеш. Шушы төбәктә Россиянең баш көндәше — Япония.
Япония 1894-1895 елны сугышы нәтиҗәсендә Кытайны җиңә. Солых буенча Ляодун ярымутравы Япониягә китә.
Ләкин 1898 елда Россия, Франция һәм Алмания Японияне Ляодун ярымутравын Россиягә арендага тапшырырга мәҗбүр итәләр. Россия шуның өчен 400 млн көмеш сум түләгән.
1903 елда Кореяның урман килешүләре һәм Россия Манҗүрияне басып алганы сәбәпле кискен бәхәс яңадан башланган.
Япония 1904 елның 27 гыйнварында сугышны игълан итмичә кинәт Россия эскадрасына Порт-Артур тышкы рейдында һөҗүм иткән.
Февраль аенда Япония гаскәрләре Кореягә төшеп чыгалар.
Май аенда Япония гаскәрләре Квантун ярымутравына төшеп чыгалар, Россия һәм Порт-Артур тимер юл элемтәсен кисәләр.
1904 елның августы — декабре — Порт-Артур камалышы.
1904 елның 15 октябрендә — Россия-Япония сугышы барышында Балтыйк флоты Ревельдан чыга.
1904 елның 20 декабрендә Россия гаскәрләре Порт-Артурда чигенәләр һәм китәләр.
1905 елның февралендә Мукден сугышында Россия гаскәре җиңелә.
1905 елның 14-15 маенда Цусима сугышында Россия эскадрасы тар-мар ителә.
1905 елның 23 августы (5 сентябрендә Россия-Япония сугышы тәмамлана.
1905 елның 23 августында Портсмут солых килешүе имзалана. Килешү буенча Россия Көньяк Сәхәлин, Ляодун ярымутравын һәм Көньяк Манҗүрия тимер юлын югалткан.
Россия империясе сугышта хурлыклы рәвештә җиңелгәннән соң Беренче Россия Инкыйлабы башлана.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.