Ринат Фәхретдинов (1991)
ММА көрәшчесе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Ринат «Gladiator» Фәхретдинов, Ринат Рәшит улы Фәхретдинов (1991 елның 28 сентябре, РФ, Мордовия, Ромоданово районы, Азюрка) — катнаш көрәш сәнгате (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы. Һөнәри көрәш самбосы, пакратион, ММА буенча спорт мастеры. GFC дөнья чемпионы (урта авырлыкта). UFC көрәшчесе, чемпионы (2022). Россиядә ММАның перспективалы көрәшчеләренең берсе. Көрәш карьерасында барлык көрәшләрдә дә диярлек откан. Барлык җиңүләренә дә, берничә искәрмә белән, ул вакытыннан алда, беренче раундта ук ирешә. Яраткан «буучы гильотина» алымы кулланып, Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге көчле көрәшчеләрне җиңә[1].
Кыска фактлар Ринат Фәхретдинов, Туган телдә исем ...
Ринат Фәхретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Рәшит улы Фәхретдинов |
Туган | 28 сентябрь 1991(1991-09-28) (32 яшь) РФ, Мордовия, Ромоданово районы, Азюрка |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РФ |
Һөнәре | спортчы (катнаш көрәш төре), тренер |
Сайт | fahretdinov_team/ |
Ябу
Википедиядә Фәхретдинов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.