Рафаэль Сафин — башкорт телендә иҗат иткән татар шагыйре, драматург.
Рафаэль Сафин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин |
Туган | 16 февраль 1932 Кыйгы районы, Еланлы авылы |
Үлгән | 22 декабрь 2002 (70 яшь) Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | шагыйрь, драматург |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Гөлли Мөбәрәкова |
Балалар | улы Аяз, кызы |
Тәрҗемәи хәле
Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин Башкортстанның Кыйгы районындагы Еланлы исемле татар авылында туып үсә. Уфага күчеп килгәч, 9нчы санлы мәктәп-интернатта, аннан соң музыка училищесында укый ул. Әмма шул елларда ук татар егете әдәби иҗатка да тартыла башлый һәм, училищены тәмамлауга ук, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.
Уфага әйләнеп кайткач, Рафаэль Сафинның бар гомере әдәби иҗатка һәм журналистикага багышланды. 1956 елда аның «Тормыш кушуы» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә, аннан соң аның дистәләрчә китабы басылып чыкты. Төрле газеталарда һәм журналларда эшләде Рафаэль Сафин һәм Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфаларын да башкарды.
Рафаэль Сафин үзен оста драматург итеп тә танытты. Аның «Янбикә», «Тилекәй», «Газизәкәй балдыз», «Кыр казлары» дигән пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр озак еллар төрле театрларның репертуарыннан төшмәде.
Гаиләсе
Хатыны — Гафури театры актрисасы, ССРБ халык артисты Гөлли Мөбәрәкова (1936—2019), улы Аяз, кызы[1].
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Уфада танылган татар шагыйре Рафаэль Сафинның җыентыгы чыкты(үле сылтама)
- Ак моң калдырып китте(үле сылтама)
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.