From Wikipedia, the free encyclopedia
Рамил Юныс (Рамил хәзрәт Юныс, Рамил хәзрәт) — татар-мөселман рухание. 2005-2012 елларда Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы. 2002-2005 елларда Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе[1]. 2018 елдан Казанның Иске Таш мәчетенең (Тугызынчы мәчет) икенче имамы.
Рамил Юныс | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Мөнәвәр улы Юныс |
Туган | 19 июль 1969 (54 яшь) хәзерге Татарстанның Буа районы Аксу авылы |
Милләт | татар |
Һөнәре | имам-хатыйб |
Балалар | 2 баласы |
1986 елда урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. 1986 — 1992 елларда Туполев исемендәге КДТУда белем ала. 1992 — 1997 елларда Мәдинә шәһәрендә Ислам университетында укый. Шулай ук авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад бүлеген тәмамлап икътисадчы дипломын да ала.[2]
2002-2005 елларда Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-хатибы, шәһәр мөхтәсибе.
2005-2012 елларда Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын үти.
2018 елдан Казанның Яңа Татар бистәсендәге Иске Таш мәчетенең (Тугызынчы мәчет) икенче имамы[3].
Өйләнгән, ике кыз баласы бар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.