Россия Федерациясе Каһарманы
Россия Федерациясенең дәүләт бүләге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Россия Федерациясе Каһарманы (Россия Каһарманы, Россия Герое ― рәсми булмаган вариантлары; рус. Герой Российской Федерации) — Россия Федерациясе дәүләт бүләге – дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен батырлык кылуга бәйле югары исем.
Россия Федерациясе Каһарманы | |
---|---|
Ил | Россия Федерациясе |
Төр | югары исем |
Кемгә бирелә | аерым затларга |
Кем бирә | Россия Федерациясе Президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 11 апрель 1992 |
Бүләкләүләр саны | 1121 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Кечерәк бүләк | Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы |
Россия Федерациясе Каһарманына аерым хөрмәтләү билгесе — «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Россия Федерациясе Каһарманы исеме, 2013 елда гамәлгә куелган Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы исеме белән беррәттән, дәүләт бүләкләренең аерым төренә ― Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре иерархиясенең беренче урынында торучы югары бүләкләренә керә[1].
Шәхескә (затка) Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелгән очракта, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, аның ватанында тиешле язулы бронза бюст куела[2].