From Wikipedia, the free encyclopedia
«Алтын Йолдыз» медале — РФ дәүләт бүләге, Россия Федерациясе Каһарманының махсус аерымлык билгесе. 1992 елның 20 мартында «Россия Федерациясе Каһарманы» мактаулы исеме һәм аның аерымлык билгесе булып торучы «Алтын Йолдыз» медале булдырылган [1] Нигез итеп Советлар Берлеге Каһарманының «Алтын Йолдыз» медале (1939 елның 16 октябренә кадәр «Советлар Берлеге Каһарманы медале») алынган. Иң югары бүләк буларак, шәхескә бер генә мәртәбә бирелә. Эскиз авторы — рәссам И.И. Дубасов.
«Алтын Йолдыз» медале | |
---|---|
Ил | |
Төр | медаль |
Кемгә бирелә | РФ Каһарманнарына |
Кем бирә | РФ президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 11 апрель 1992 (Суламбек Осканов, Сергей Крикалёв) |
Бүләкләүләр саны | 1 042 (2016) |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | юк |
Кечерәк бүләк | «РФ Хезмәт Каһарманы» медале |
«Алтын Йодыз» медале уң (алгы) ягында шома ике кырлы нурлар хасил иткән 5 почмаклы йолдыздан гыйбарәт. Нур озынлыгы 15 мм.
Медальнең сул (арткы) ягы шома өслектән тора һәм контур буенча нечкә кыршау белән чикләнә.
Арткы якта үзәктә кабарынкы хәрефләр белән «Герой России» (тат. Россия Каһарманы) дигән язу урнашкан. Хәрефләрнең үлчәме 4 х 2 мм. Өстәге нурда 1 мм озынлыкта итеп медальнең номеры күрсәтелгән.
Медаль колакчык һәм боҗра ярдәмендә алтын белән йөгертелгән, биеклеге 15 мм һәм киңлеге 19,5 мм булган, аста һәм өстә рамкалы турыпочмаклыктан гыйбарәт тимер колодка белән тоташа. Колодканың эчке ягы РФ байрагы төсендәге өч (ак, зәңгәр, кызыл) төстәге муар тасма белән уратылган. Колодканың арткы ягында медальне киемгә беркетү өчен гайкалы штифты бар.
Медаль алтыннан, авырлыгы 21,5 г.
РФ бүләкләре, гадәттә, «Гознак» берләшмәсенең Мәскәү һәм Санкт-Петербургдагы монетный дворларында һәм Ярыслаудагы «Русские ремесла» үзәгендә әзерләнә.
2016 елга 1 042 кеше бүләкләнгән. Алар арасында:
РФ Каһарманы исеме алучылар арасында мәктәп укучылары да бар.
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә, сугыш вакытында югары бүләккә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән әлеге бүләкләрне ала алмыйча калган кайбер сугышчылар РФ Каһарманы исеменә лаек дип табыла.
Махсус (яшерен) хезмәтләрдә хезмәт итүчеләрне һ.б. бүләкләү турындагы указлар игълан ителми.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.