Русиядә шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Псков (рус. Псков) — Россия Федерациясенең Псков өлкәсендә урнашкан шәһәр, Псков өлкәсенең һәм Псков районының административ үзәге. Өлкә буйсынуындагы шәһәр булып тора. Псков шәһәре шәһәр округы статусында мөстәкыйль муниципаль берәмлек төзи. Ул Великая елгасында аның Псков елгасы белән кушылган урынында урнашкан.
Халык саны | 189 315 (1 гыйнвар 2023, демографик баланс) |
---|---|
Нигезләнгән | 903 |
Хөкүмәт башлыгы | Цецерский, Иван Николаевич |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Нойсс, Валмиера, Пөрт (Шотландия), Роенок (Вирджиния), Белосток, Гера[1], Неймеген, Арль, Норртелье[d], Даугавпилс[2][3], Дәрбәнт, Соргыт[4] һәм Северодвинск[5] |
География | |
Моның өлеше | Псков өлкәсе |
АТБ | Псков өлкәсе |
Ил | Россия |
Мәйдан | 96 км² |
ДДӨБ | 45 метр |
Координатлар | 57°49'тн, 28°20'кнч |
Почта индексы | 180000–180999 |
Телефон коды | 8112 |
Башлык исеме | Мэр |
Хөкүмәт башлыгы | Цецерский, Иван Николаевич |
Халык саны — 207 571 кеше (2015)[6].
Псков Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Псков - Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе, беренче тапкыр Лаврентьев елъязмасында 903 елдан искә алына.Шәһәр статусын 903 елдан башлап йөртә. 1348-1510 елларда - бәйсез Псков Республикасы башкаласы. 1510 елда үзәкләштерелгән Рус дәүләтенә кушыла. XVIII гасыр башына кадәр Псков Россиянең һәм Европаның иң эре шәһәрләренең берсе, илнең иң мөһим оборона һәм сәүдә үзәге була. Псков крепосте биш крепость боҗрасыннан (аларның өчесе бүгенге көнгә кадәр сакланган) торган, шуңа да Псков яулап алып булмас диярек кала булган.
Үзенең күп гасырлык тарихында Псков берничә тапкыр зур хәрби хәрәкәтләр алып бару үзәгенә әверелә, әмма бер генә тапкыр, ике бөтендөнья сугышы вакытында оккупацияне санамыйча, алына. Санкт-Петербургка нигез салынганнан соң, Псков илнең көнбатыш чикләрендә үзенең төп урынын югалта, ә Төньяк сугышы нәтиҗәләре буенча чик ераккарак, көнбатышка күчкәч һәм Россия империясенә Рига һәм Ревель (хәзер Таллин) ушылганнан соң, Псковның сәүдә һәм оборона пункты буларак әһәмияте бөтенләй кими. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәр өч ел Германия тарафыннан оккупацияләнә, бу вакыт эчендә 3,5 мең тыныч гражданның гомере өзелә. 2009 елның декабрендә Псковка «хәрби дан шәһәре» исеме бирелә.
Псков - Псков өлкәсенең һәм Россиянең төньяк-көнбатышының мөһим туристик үзәге. Борынгы Псков һәйкәлләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Троицкий соборы, Псков крепосте, Мирож монастыре, Поганина палаталары, Псковның берничә борынгы чиркәве Россия Федерациясенең мәдәни мирасы исемлегенә керә. Шәһәр шулай ук эре транспорт төене булып тора, ул тимер юллар һәм зур автомагистральләр киселешендә урнашкан. Шәһәр эчендәге автобуслар челтәре үсеш алган.
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1811[7] | 1825[8] | 1833[9] | 1840[10] | 1847[11] | 1856[12] | 1863[13] | 1867[14] | 1870[15] | 1885[16] |
9300 | ↘8685 | ↗8876 | ↗10 269 | ↘8898 | ↗16 329 | ↗16 807 | ↘12 981 | ↗18 331 | ↗21 684 |
1897[17] | 1910[18] | 1914[7] | 1917[19] | 1920[19] | 1923[19] | 1926[20] | 1937[21] | 1939[22] | 1944[23] |
↗30 478 | ↗32 856 | ↗34 100 | ↗60 168 | ↘29 004 | ↗36 667 | ↗43 857 | ↗55 184 | ↗60 439 | ↘143 |
1959[24] | 1962[7] | 1967[7] | 1970[24] | 1973[7] | 1976[7] | 1979[24] | 1989[24] | 1992[7] | 1996[7] |
↗80 448 | ↗98 000 | ↗112 000 | ↗126 323 | ↗141 000 | ↗156 000 | ↗175 307 | ↗203 467 | ↗208 500 | ↘207 100 |
1998[7] | 2000[7] | 2001[7] | 2002[25] | 2003[7] | 2004[26] | 2005[26] | 2006[26] | 2007[7] | 2008[7] |
↘204 200 | ↘201 500 | ↘200 400 | ↗202 780 | ↗202 800 | ↘201 000 | ↘200 000 | ↘197 000 | ↘194 900 | ↘194 200 |
2009[27] | 2010[24] | 2011[24] | 2012[24] | 2013[24] | 2014[24] | 2015[6] | |||
↘193 034 | ↗203 279 | ↘202 882 | ↗203 974 | ↗206 154 | ↗206 730 | ↗207 571 |
Милләтләр (2010): урыслар (95,1%), украиннар (1,6%).[28][29]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.